Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Көн кадагында

    “Вакцинадан түгел, чирдән куркырга кирәк”

     

    Ни аяныч, коронавирус дигән мәкерле зәхмәт көн саен яңадан-яңа корбаннарын һәлак итә. Гомере вакытсыз өзелүчеләр арасында яше дә, карты да бар. Тик хәлләр катмарлануга карамастан, һаман булса вакцина ясатудан читләшүчеләр җитәрлек әле. Ә бит белгечләр, күпчелек халык прививка ясатмый торып, куркыныч инфекцияне туктатып булмаячак, дип кисәтә. Бүгенге сораштыру нәкъ шушы  мөһим мәсьәләгә кагылышлы булыр.  
    Земфира:
    -Гомерлек һөнәрем – шәфкать туташы, балалар бакчасында эшләдем. Әле хаклы ялдамын. Сабыйлар сәламәтлеген, хәтта гомерен саклап калучы прививкалар турында ишетеп түгел, үз тәҗрибәмнән беләм. Элеккеге заманнарда күпме бала дөнья белән вакытсыз хушлашкан шул прививкалар булмау аркасында! Бу хакта халык онытып бара шул инде... Прививкалар нинди генә куркыныч чирләрне җиңмәгән, искә төшерегез әле. Ковидны кисәтү чарасы бар икән, нигә аңардан файдаланмаска ди! Мин үзем апрель аенда ук ясаттым вакцинаны. Яхшы кичердем, авырып ятмадым. Куанып бетәлмим. Ә бит күпме танышларым чиргә дучар булды вакытында прививкаланмау аркасында. 65-70 яшьтән өлкәннәре дә байтак араларында. “Бик каты чирләдек, әле дә хәл керми, хәтер начарланды... Их, белгән булсакмы, иң алдан чапкан булыр идек вакцинацияләнергә!”, дип уфтаналар бүген. Менә шулай, замандашлар. Соңга калмагыз, теләсә нинди уйдырмаларга ышанып, алтындай вакытны әрәм итмәгез. Олы яшьтәгеләргә аерым әйтәсем килә: вакцинадан түгел, чирдән куркырга кирәк. Аң булыгыз!
    Мидхәт:
    -Үләсең килмәсә, ясатасың инде вакцинаны! Күпме кеше кырыла бит, уйласаң. Мин үзем тугызынчы дистәне куам. Картмын дип тормадым, яз көне үк ясаттым прививка, икесен дә. Хатыным да ясатты. Балалар да читтә калмады. Үзеңне генә саклау түгел, тирә-яктагыларның сәламәтлеген дә кайгыртырга кирәк бит! Гел өйдә качып, бикләнеп утырып булмый, азык-төлеккә, даруга да барырга кирәк. Вакцинасызлар терсәкләрен тешләрдәй була хәзер... Хәер, әле соң түгел, барсыннар, прививка куйдырсыннар. Тагын шуңа аптырыйм, җәмәгать урыннарында битлексез йөриләр. Кеше сәламәтлеген куркыныч астына куя бит андый “геройлар”. Менә кемгә кирәк күпләп штраф салырга, акылга утыртырга!
    Сәрия:
    -Социаль челтәрләрдә теләсә нәрсә язалар, кешене куркыталар. Шуннан кайберәүләр вакцинага барудан баш тарта. Урта гасырда яшибез мени! Әллә ниткән “дарулар” уйлап чыгаралар, кеше шуңа ышана, сакланып калам дип өметләнә. Бушка. Сода, лимон, имбирь ишеләр белән генә калырсың котылып... Ковидка бәйле чикләүләр юкка гына кертелми, халык аңласын иде шуны. Киләчәк буын турында уйлагыз зинһар!
    Дмитрий:
    -Мин – совет чоры кешесе. Тәртипкә өйрәнгәнмен. Прививкаларны гомер буе ясаттым, “нигә кирәк ул”, дип баш ватып ятмадым. Кеше гомерен саклап калу өчен эшләнә бит алар. Ковидтан вакцинаны да күптән ясаттым, гаиләбез белән бардык. Барысы да әйбәт үтте. Үзеңә ышаныч та бирә бит әле ул вакцина. Төчкергән-йөткергән кешедән котың алынып утырмыйсың инде, “миңа тимәсә генә ярар иде”, дип. Чир тисә дә, прививкаланганнар җиңелрәк үткәрә диләр бит. Шуңа сөенәм, миннән күреп, кайбер танышларым да вакцина ясатты, хәзер рәхмәт укыйлар. Аз гына булса да ярдәмем тигән, димәк.
    Газинур:
    -Безгә эш урыннынан күптән ясатырга кушылган иде вакцинаны. Эшләттек, онытып та барабыз инде ул хакта. Чөнки безнең өчен ул гадәти хәл: кирәк икән, ясат! Якын-тирәдәгеләргә, гаиләңә зарар китерерлек булмасын. Югыйсә, еш кына ишетергә туры килә: берәү ковид йоктырган да, бөтен гаиләсен чиргә ураган. Икенчесе үз белдеге белән “дәваланган”, ахырда реанимациягә эләккән. Онытмагыз, дуслар, бу бик тә мәкерле авыру, тиз генә чигенергә уйламый. Баеп черегәннәр дә, исемнәре дөньяга танылганнар да котылып калалмый аңардан. Көн саен диярлек ишетеп торабыз бит андыйлар турында... Аннан ары, һаман чит илләргә сәяхәткә барырга атлыгып торучыларга исем китә. Мондый хәвефле чорда ерак сәфәрләрдән тыелып торуың хәерле, дигән фикердәмен. 
    Дилара:
    -Беләсезме, нигә ачуым килә бигрәк тә? Әллә кайчан вакцина ясатып та, танышларыннан шуны яшереп йөргәннәргә! Әйе-әйе, аптырамагыз, бар икән андый бәндәләр дә. Һич аңламыйм моны. Бер ханым сөйли: “Танышлар түгел, туган тиешлеләрнең кайберләре дә гел алдашып йөргән. Юк, ясатмадым әле, диләр иде миңа  сораган саен. Чынында... Хәзер билгеле булды, барысы да әллә кайчан ясатканнар икән! Менә сиңа кирәк булса... Әйтер сүз дә табалмыйм үзләренә, ни дияргә дә белмим бу хәлгә”. Ә мин әйтәм. Андый “туганнар” белән  разведкага бармас идем. Ышаныч юк аларга чөнки. Кыен чакта җиңел генә ташлап китүләре дә бик мөмкин, минемчә. Элек юклык заманда бер ише хатыннар парикмахерларын, тегүчеләрен ахирәтләреннән дә яшерә, дигәнне ишеткән бар иде. Ярый, анысы вак мәсьәлә. Ә монда бит кеше сәламәтлеге, хәтта гомере! Аз гына да уйланмый микәнни шул турыда андый бәндәләр.
    Зинира:
    -Мондый чакларда кеше төрле яклап ачыла икән чыннан да. Вакцина ясатканнарның бер ише күкрәп сугып, прививка куйдырып өлгермәгәннәр алдында әтәчтәй кукыраеп йөри. “Менә, утырасызмы хәзер өйдә, магазинга да керәлмисезме?!”, дип борын чөерә. Ярамый алай, якташлар! Киресенчә, бер-беребезгә ярдәмләшергә, кулдан килгәнчә булышырга, аңлашырга, үгетләргә тиешбез! Бөтен илгә ябырылган афәттән бергәләп чыгу юлларын эзләргә, йодрыктай тупланырга кирәк. Ата-бабалардан үрнәк алыйк. Нинди генә авырлыкларны ерып чыкмаганнар. Акылга килик, уяулыкны ташламыйк.
    ... Дөрес бәянли Зинира ханым. Бердәмлектә көч. Бер-береңә терәк булуда, абынганнарга ярдәм кулы сузуда. Һәрдаим аңлату эшләре алып баруда. Кеше күңелендә якты өмет уятуда. Онытмыйк: белгечләр тик тормый, туктаусыз эзләнү юлындалар. Тора-бара аяусыз зәхмәтне мотлак туктату әмәле табылыр барыбер да. Әлегә исә иң мөһим саклану чарасы буларак вакцинация кала. Безнең илдә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә. Монысы инде чынбарлык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: