Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Корбан бәйрәме белән!

Кадерле Ютазы районы мөселманнары! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

 

Корбан бәйрәме - ул уртак шатлык, рухи тынычлык, игелеккә һәм рухи камиллеккә омтылу көне. Корбан чалу - гөнаһлардан чистарыну, көч, зирәклек һәм игелек бәйрәме. Ул безгә шәфкатьле, бер-береңә ихтирамлы, юмарт булырга, күңелеңдә ышаныч сакларга, вафат булган туганнарыбызны искә алырга, янәшәбездәгеләрне яратырга һәм кадерләргә кирәклеген күрсәтә.
Кешеләрне чиста ниятләр һәм игелекле эшләр белән берләштерүче бу бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, тынычлык һәм үзара аңлашу алып килсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык телим!
Аяз Шәфыйгуллин,
район башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев