Район җитәкчелегенең иҗтимагый оешмалар белән чираттагы очрашуы барышында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин тормыш эшчәнлегенең төп мәсьәләләре, киләчәккә өстенлекле бурычлар белән таныштырды, районда республика программаларын тормышка ашыруның барышына җентекләбрәк тукталды.
Район җитәкчелеге үз өстенә алган барлык социаль йөкләмәләр дә үтәлгән диярлек. Бу күләмле бурычлар, аларны хәл итү подрядчылардан да, район җитәкчелегеннән дә зур тырышлык һәм җитезлек таләп итә.
Район башлыгы тагын бер кат җыелучыларның игътибарын вакцина ясату кирәклегенә юнәлтте. Җәмәгатьчелек вәкилләре хакимият һәм халык арасында элемтәче булып тора. Шуңа күрә халык аңына прививканың бөтен җитдилеген җиткерү мөһим. Чирләргә ярамый прививка ясатырга. Бу очракта тыныш билгесе булган өтерне кая куярга икәнлеген һәркем үзе хәл итә. Шул ук вакытта авыру аерым кешенең шәхси эше генә булып калмавын да онытмаска кирәк. Чөнки чирләгән кешедән башкалар зарарлана. Бәлки, ул үзе авыруны җиңәр дә, ә күршесе яки аны дәвалаган табиб җиңә алмаска да мөмкин.
Җыелышта катнашучылар үзәк базарда башкарылган эшләр өчен район башлыгына рәхмәт белдерде. Бүген базар барлык санитар нормаларга, сатып алучыларның һәм сатучыларның таләпләренә җавап бирә.
Октябрьский шәһәренә чыгучы күпер әле һаман да районның баш бәласе булып кала. Узган гасырның 1946-1947 елларында төзелгән күпер капиталь ремонт көтә. Аның нигез ныклыгына бары тик гаҗәпләнәсе генә кала. Күпергә керер алдыннан куелган зур йөк автотранспорты хәрәкәтен чикләү турындагы юл билгеләрен башка төбәкләрдән килгән машина йөртүчеләр еш кына күрми. Машина йөртүчеләр инде ничәнче тапкыр күпер белән “маңгайга-маңгай бәрелешә”. Кешеләр дә, җимерелгән транспорт та кызганыч. Еллар буе торган күпер бигрәк тә үзе зур борчу тудыра. “Ветеран күпер”гә кечкенә генә һәлакәт тә зарарлы. Капиталь ремонтны көтеп җиткерерме, юкмы, билгесез. Иҗтимагый оешма вәкилләре, күпердә мондый бәла-казалар булмасын өчен, торба-шлагбаумнарга яктылык чагылдыручы элементлар урнаштырырга тәкъдим итте. Сорау игътибарга алынды.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Нет комментариев