Күпер салу өчен төзелеш мәйданчыгы әзер!
Октябрьский шәһәренә илтүче күперне үзгәртеп коруны көтеп арыган районыбыз халкы өчен бу хәбәр бик зур яңалык, әлбәттә.
Исегезгә төшерәбез, ике республиканы – Татарстан белән Башкортостанны тоташтыручы Ык елгасы аша күпер узган гасырның кырыгынчы елларыннан бирле гамәлдә булган. Авария хәлендә булу сәбәпле, менә берничә ел инде ул ябык тора иде. Бүгенге көндә Уфадан күпер төзүчеләр өчен төзелеш мәйданчыгы әзер диярлек. Күперне подряд оешмасы сүтә башлаган да инде, моны үз күзләребез белән күреп кайттык. Күпер аша чыгуның озынлыгы 23 852 метр тәшкил итәчәк. Күпер юлы ике полосалы, киңлеге 7 метр булачак. Ике хәвефсезлек полосасы, ике тротуар, яктырткычлар һәм күперләр төзү сыйфатының заманча стандартларына туры килә торган башка бик күп нәрсәләрне тиздән район халкы лаеклы бәяли алачак. Күпер өлешләп үзгәртеп корылачак. Объектны 2026 елның көзенә тапшыру планлаштырыла. Көтәбез инде, башка чара юк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев