Бүген Әбсәләм авылы клубында үткән Яңа ел тамашасында кемнәр булган икән дисезме? Әлбәттә, Кыш бабай белән Карсылу. Шуңа да тамаша
“Кыш бабайда кунакта” дип аталган.
Чөнки бәйрәмгә җыелган балалар белән бергә Кыш бабай һәм Карсылу чыршы тирәли уеннарда катнашкан, җырлаган һәм биегән. Малайлар һәм кызлар Яңа ел турындагы шигырьләрен сөйләгән, табышмакларга җавап эзләгән. Менә шулай күңелле итеп бәйрәм дә итә белә әбсәләмлеләр.
Нет комментариев