Нәүрүз мөбарәк булсын!
Көн кадагында

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Район халкы Урыссуның мәдәният йорты янында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте.

Бу көнне Казан һәм Башкортстан иҗат коллективлары язгы  җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар  “Шүрәле хикмәтләре” тамашасын карадылар, күңелле уеннарда катнаштылар, Нәүрүз бәйрәмендә пешерелә торган сөмәләктән авыз иттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан зур һәм кызыклы, эчтәлекле программа тәкъдим ителде. Алар мәйданга җыелучыларны кайнар чәй, коймак, төрле ярмалардан пешерелгән тәмле ботка белән сыйладылар. Бәйрәм итүчеләр “Нәүрүзбикә” һәм “Кояш” белән бергә җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, күңелле ял иттеләр.

Тулырак – “Ютазы таңы” гәзитендә 


Нет комментариев