Нәселдән килгән сәләт
Көн кадагында

Нәселдән килгән сәләт

Ютазы ягы – талантларга, иҗатка гашыйк кешеләргә бай як. Урал авылында яшәүче Гөлфия Җәләеваны да чын талант иясе дисәк, ялгыш булмас.

 

Район гәзитенең тугры дуслары Гөлфия Җәләеваның эчтәлекле, мәгънәле язмалары белән яхшы таныш. Гөлфия Рифкать кызы хезмәт юлын мәктәпкәчә балаларны тәрбияләүгә багышлаган. Ул 17 ел Урал авылы балалар бакчасын җитәкләгән, хәзерге вакытта Ютазы авылының “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бүген без аның белән иҗат турында әңгәмә корабыз.

-Белүемчә, сез күп еллар инде шигырьләр иҗат итәсез. Илһамны каян аласыз? Күбрәк шатлыклы мизгелләрдә киләме ул сезгә, әллә моңсулангандамы?

- Шигырьләрне бары үзем өчен генә иҗат итәм, аларда минем тормышым, күңел кичерешләрем. Моңсу чакларда, ялгызым калганда, билгеле, моңсу шигырьләр туа. Илһам ул шундый әйбер, аның кайчан килгәнен төгәл генә әйтеп булмый. Кайчагында уйламаганда күңелгә матур сүзләр, шигырь юллары килә, тиз генә язып куймасаң, ул инде онытылырга да мөмкин.

-Сез әсәрләрегезне псевдоним астында бирәсез. Бәлки безне укучы тугры дусларыбызга серләрегезне ачарсыз?

- Мин инде язылучыларым меңгә тулса, үз исемемне ачып, яза башлармын дип, үземә сүз биргән идем. Бу җәй айларында әсәрләр куймадым, язылучыларым таралып бетәр дигән идем, Аллага шөкер, берничә кеше генә чыкты. Тиздән яңа әсәремне куя башлыйм, һәм үз исемемне дә куярмын дип уйлыйм.

Тулы әңгәмәне “Ютазы таңы” гәзитеннән укый аласыз.

 


Нет комментариев