Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Пушкин картасы - мәдәният өлкәсендәге агарту эше 

    Шушы көннәрдә район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Регина Галләмова Урыссу гимназиясенең 8-11 сыйныф укучылары белән әңгәмә корды. 


    Үсеп килүче буын белән сөйләшүнең максаты - яшүсмерләрне районның мәдәни тормышына, волонтерлык хәрәкәтенә һәм теге яки бу проектларны тормышка ашыруда катнашуга җәлеп итү. Аерым алганда, балалар "Пушкин картасы" проектының нинди мөмкинлекләр бирүен, аны ничек рәсмиләштерергә, аларның махсус картасына күпме акча күчереләчәге һәм акчаларны нәрсәгә сарыф итәргә мөмкин булуы турында белделәр. Проект буенча фикер алышу барышында балалар киләсе елга күләмле мәдәни чаралар планын төзү буенча теләкләрен җиткерде. Башкача әйткәндә, «Пушкин картасы» - мәдәният өлкәсендәге агарту эше, чөнки әлеге проект ярдәмендә 14-22 яшьлекләр мәдәни чараларга – театрларга, музейларга, күргәзмәләргә бушлай йөри ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: