Район белем бирү учреждениеләренең уку елына әзерлеге тикшерелә
Көн кадагында

Район белем бирү учреждениеләренең уку елына әзерлеге тикшерелә

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендә район белем бирү учреждениеләренең әзерлеген тикшерү башланды.

Чараның максаты - мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге белән танышу. Бүген алар Урыссуның 4, 5, 7 нче балалар бакчаларында һәм Урыссу гимназиясендә булды. Тикшерүчеләр ягыннан шелтәләр булмады диярлек. Шулай да аерым җитешсезлекләрне бетерү кирәклегенә игътибар юнәлтелде.

Белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү дәвам итә.

?Фоторепортаж: http://yutazy.ru/photo/nachalsya-obezd-obrazovatelnyk..
Подробнее: ??

Роза ИСКӘНДӘР


Нет комментариев