Район мәдәният йортында заманча кинозалны ясау тәмамланды
Көн кадагында

Район мәдәният йортында заманча кинозалны ясау тәмамланды

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның август аенда район мәдәният йортының биш миллион сум акча отуы билгеле булды. Ил кинематографиясенә социаль һәм икътисадый ярдәм күрсәтү федераль фонды 500 меңнән артык түгел кеше яши торган шәһәрләрдә кинозалларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча игълан иткән чираттагы бәйге җиңүчеләре арасында Ютазы районы мәдәният йорты да бар иде.

- Кинозал өчен җиһазлар сатып алуга 5 миллион сум акча бүлеп бирелде һәм соңгы эш итеп агымдагы атнада 43 данә тамаша кәнәфие урнаштырылды. “Иртәгә, 24 декабрь көнне, Урыссу мәктәп-интернаты укучылары өчен без беренче сеанс уздыруны күздә тотабыз. Малайлар һәм кызлар бушлай мультфильм карый алачак”, - дип хәбәр итте район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов.

Заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә кино карый алу мөмкинлеге булачак кинозал Яңа ел бәйрәмнәрендә тулы көченә эшли башлаячак. Афишалар белән мәдәният йорты сайтында танышырга мөмкин булачак. 


Нет комментариев