Райондашыбыз «Ана даны» медаленә лаек булды
Көн кадагында

Райондашыбыз «Ана даны» медаленә лаек булды

Күптән түгел урыссулы Гүзәлия Наил кызы Гафиятуллинага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медален тапшырды

Гүзәлия Гафиятуллина - 
күп балалы ана: ире Шамил Рафаэль улы белән алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Язмабыз герое Казан Кремлендә узган бүләкләү тантанасында катнашу хокукына лаек булган.
Дүрт улны һәм бер кызны тәрбияләү алымнарына кыскача тукталсак, медаль иясеннән артык зур серләр ишетмәбез.
- Һәр баланың өйдә үз вазифасы бар, - ди Гүзәлия ханым. - Әмма иң мөһиме, әлбәттә, мәктәптә яхшы укулары. Алар бик тырышалар. Олысы Гомәргә 20 яшь. Ул бүген Чехиядә, төзелеш буенча югары уку йортында белем ала. Әхмәт өлкән сыйныфта укый, теләсә кайсы эшне теләп эшли – савыт-саба да юа, ашарга да пешерә. Унөч яшьлек Сәиднең вазифасына йорт куяннарына печән салу, тавыкларны ашату керә. Хәмзә - беренче сыйныфта укый. Ә беренче ел һәрвакыт иң катлаулы ел – мәктәптә дә, институтта да. Кечесе Хәлимәгә алты яшь. Тузаннарны сөртә.…
- Артык шаярмасыннар дип, малайлар артыннан да караштыра, - дип, Гүзәлия ханымның фикерен тәмамлап куям.
- Ә ничек ял итәсез?
- Казанда, Уфада мәдәни үзәкләргә барабыз. Җәй көне гаиләбез белән Бөгелмә янында урнашкан «Алмакай « ат сараена барырга яратабыз. Монда татар токымлы атлар тәрбияләнә. Кызык, мавыктыргыч.
- Ә диңгездә булдыгызмы?
- Юк, диңгезгә барырга хыялланабыз гына.
Бу гаиләнең бар хыяллары, эшләре тормышка ашачак. Чөнки алар хезмәт сөючән, киң һәм ачык күңелле гаилә. Шамил Рафаэль улы агач йортлар җитештерү буенча фирма оештырган. Гүзәлия үзмәшгульлек программасы буенча кием тегү һөнәрен үзләштерә. Әлегә үзләре һәм танышлары өчен генә. Ә алга таба җитештерү чикләре киңәер, дип ышанабыз.
Ә Казан Кремленә бару Гүзәлия ханымның күңелендә уелып калачак. Кремльдә герой-аналарга Татарстан Президенты тарафыннан медаль, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк – ноутбук тапшырылган.


Нет комментариев