Әбсәләм, Бәйрәкә һәм Кәрәкәшле авылларында тантаналы рәвештә парклар ачылды.
Җәй айларында авылларның ямен җибәреп утырган кишәрлекләр төзекләндерелгән ял итү урынына әверелде. Төзелеш эшләре Татарстан Республикасының иң төзек торак пунктлар арасында авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсы программасы кысаларында башкарылды.
Тантаналы чараларда җирлек һәм район җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, авыл халкын Республика көне белән котлап, әлеге ял урыннары һәр муниципалитетта, шул исәптән авылларда республика социаль әһәмиятле программаларны тормышка ашыруның ачык чагылышы, дип ассызыклады. Авылдашларын җирлек башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре дә котлады. Шулай ук подрядчылар исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады, алар район башлыгы кулыннан рәхмәт хатларын кабул итте.
Авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев Кәрәкәшле авылында быел дөньяга аваз салган сабыйларның әниләрен тәбрикләде. Кәрәкәшлеләр өчен бу ел икеләтә бәйрәм, чөнки алар туган авылларының 265 еллыгын да бәйрәм итә. Тантаналы чарада бу күркәм бәйрәмгә чакырылган авылның иң өлкән кешесенә бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Бәйрәкә авылында яңартылган парк ачылудан тыш, капиталь төзекләндерүдән соң обелискны ачу чарасы да узды. Яшь армиячеләрнең күңел кылларын тибрәткән чыгышы дөньяның, яшәешнең бер мизгел икәнен тагын бер искәртте. Чарада катнашучылар яу кырыннан кайтмый калган якташларын бер минут тынлык белән искә алды. Әлеге обелиск үз вакытында биредә эшләп килүче авыл хуҗалыгы коллективы акчасына төзелгән һәм аңа ремонт таләп ителгән булган. Шуңа күрә бәйрәкәлеләр өчен дә бу икеләтә бәйрәм. Яңартылган сквер һәм обелиск бердәм ансамбльне тәшкил итә, авылга үзенчәлекле ямь өсти. «АгроМир» җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев һәм район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин обелискка кызыл канәферләр салды.
Тантаналарда ал тасма кисү, артистлар һәм иҗат коллективлары чыгышы, уен мәйданчыкларында уйнап йөргән балаларның шат авазы, спорт келәмендәге һәм турниклардагы спортчылар, эскәмияләрдә бәйрәм чарасын карап утыручы өлкәннәр һәм яшьләр... Аларның барысы да балалар белән рәхәтләнеп ял итәргә, гомумән, җәмгыятьнең лаеклы үсешенә ярдәм итәргә тиешле объектларны ачу шатлыгын уртаклашырга килгән. Чара барышында билгеләп узылганча, иң мөһиме - әлеге корылмаларга сакчыл карашта булу зарур.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Нет комментариев