Рөстәм Миңнеханов Халыкара оборона күргәзмәсендә катнашу өчен Гарәп Әмирлекләренә килде
Рөстәм Миңнеханов Халыкара оборона күргәзмәсендә катнашу өчен Гарәп Әмирлекләренә килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Бүген Татарстан лидеры әлеге илнең башкаласы Абу-Дабида узучы IDEX-2025 Халыкара оборона күргәзмәсендә катнаша, дип хәбәр итә аның рәсми сайты.
IDEX – дөньяда иң зур корал күргәзмәләренең берсе, ул ике елга бер тапкыр уза һәм хәрби техника, корал, иминлек системалары җитештерүчеләрне һәм заказчыларны җыя. 2023 елда әлеге чарада 132 меңнән артык кеше катнашты, 65 илдән меңнән артык компания тәкъдим ителде, ә имзаланган килешүләрнең күләме 8,8 миллиард АКШ долларыннан артып китте.
Россия Федерация күргәзмәдә даими катнаша. Быел Россия делегациясен беренче вице-премьер Денис Мантуров җитәкли. Россия экспозициясен «Россия вертолетлары», «Ростех», «Алмаз-Антей» кебек әйдәп баручы предприятиеләрнең продукциясен тәкъдим итүче «Рособоронэкспорт» оештыра.
Россия күргәзмәдә беренче тапкыр яңартылган версиядәге Т-90МС «Прорыв» танкын, «Панцирь-СМД-Е» һава һөҗүменнән саклану комплексын, һаваны күзәтүче сугыш кирәк-яраклары һәм танкка каршы ракета комплексларының яңа модификацияләрен, шулай ук ату коралы үрнәкләрен тәкъдим итәр дип көтелә. Моннан тыш, Ка-32А11М, «Ансат» һәм Ми-38 вертолетлары да тәкъдим ителәчәк.
Татарстан предприятиеләре дә күргәзмәдә берничә тапкыр катнашты һәм хәрби продукциянең киң спектрын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев