Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Салкын Чишмә авылының үз Әлмәндәре бар

Салкын Чишмә авылында гомер кичерүче Сәлахетдин Ибраһимов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Бу “мировой” бабайны якын-тирә авылларда гына түгел, бистәбездә дә яхшы беләләр. Арбалы “УАЗ” машинасына үзе үстергән яшелчәсен, пөхтәләп бәйләгән себеркеләрен төяр дә, базарга ашыгыр. Шушы яшенә җитеп, дөнья матурлыгына сокланып туймаган, яшәү көчен югалтмаган, киләчәккә дә таудай планнар корып куйган аксакал ул. Әле ике-өч ел элек кенә тиктормас җанлы, оста куллы Сәлахетдин ага шыгырдап торган бүрәнәләрдән йорт салып кергән, бакчасын тутырып бәрәңгесен, яшелчәсен үстерә, кош-корт асрый, хәтта утынын да яра.

Менә шундый оста, уңган-булган, хөрмәт-ихтирамга лаек Сәлахетдин Борһан улын күркәм гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, җирле ветераннар советы рәисе Гөлнур Хәнипова, балалары, якыннары котлады. Истәлекле бүләкләр, Кремльдән котлау хатын тапшырып, район җитәкчелеге аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яшәү дәртен югалтмавын теләде.

Тулырак – “Ютазы таңы” гәзитендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев