Шаран укытучылары безнең районда кунакта
Көн кадагында

Шаран укытучылары безнең районда кунакта

Кече Урыссу мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган чарада Ютазы һәм Шаран районнары мөгаллимнәре катнашты. Бу җанлы, эчтәлекле һәм нәтиҗәле очрашу булды. Әлеге чарада педагоглар тәрбияләнүчеләрдә укуга кызыксыну уятучы эш алымнары буенча тәҗрибә уртаклашты. Кече Урыссу мәктәбе балалары үзләренең тәрбияле булулары,  саф татар телендә матур аралашулары белән аерылып тора. Туган телгә булган сакчыл, ихтирамлы карашларын алар семинар барышында күрсәтте. Бу, беренче чиратта, кунакчыллыкка  да кагыла. Алар зур осталык белән районыбызның танылган сәнгать эшлеклеләре турында сөйләде. Аерым алганда, укучылар рәссам, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Ибраһимов тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Камил Ибраһимовның мәктәп фойесындагы күргәзмәгә куелган картиналарында туган якның ямьле, соклангыч табигате тасвирланган.

ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зинфира Кашапованың яшәү мәгънәсе, һәркөнне аткан таң яктылыгы, аяз күк йөзе, безне туендыручы туган туфрак кебек безгә вак булып күренгән, әмма бик тә мөһим кыйммәтләрне чагылдырган театральләштерелгән күренеше беркемне дә битараф калдырмады. Сүз уңаеннан, әлеге сәләтле һәм үзенчәлекле  шәхесләр Кече Урыссу авылы белән турыдан-туры бәйле: Ибраһимов биредә яши, ә Кашапованың балачак еллары шушы авылда узган.

Семинарда катнашучылар шулай ук ачык дәресләрдә һәм мастер-классларда булды, Бәйрәкә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Халикованың сыйныфтан тыш эше белән танышты. Гүзәл Халикова шулай ук җыелучылар игътибарына Бәйрәкә җирләренә Кукмараның Балыклы авылыннан күченеп килгән Латыйповлар гаиләсе шәҗәрәсен дә тәкъдим итте. Бу буын Явыз Иван патшалыгык иткән чорларны үз эченә алган. Нәсел агачы буенча 11 буын ачыкланган . Гомумән алганда, семинар катнашучыларда зур кызыксыну уятты, ул укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу чарасы булды.

Очрашу ахырында Шаран районы укытучылары, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, районыбызның милли мәгариф буенча методисты Светлана Хәбибуллинага Рәхмәт хаты тапшырды.

Роза ӘХМӘДИЕВА


Нет комментариев