Ютазы районының 30 еллыгы кысаларында Урыссуның «Гаилә» паркында районның тынлы оркестры чыгыш ясады.
Моңлы, дәртле көйләр ирексездән күңелдә сагыну, юксыну хисләре уята, иртәгә атасы таңга, килер көннәргә, тыныч тормышка ышаныч бирә. Өлкәннәр рәхәтләнеп вальс әйләнә, балалар атынчыкларда уйный, ә оркестрның уен коралларыннан ямьле көйләр агыла да агыла.
- Мин үз бистәмне бик яратам, - ди Урыссуда гомер итүче Әлфия Габдрахманова, акрын гына агылган көй дулкыннарына сокланып.
- Син чынлап әйтәсеңме?
- Әлбәттә. Бездә бит аның мохите дә үзенчәлекле. Ә балаларга ничек рәхәт! Менә без ун яшьлек оныгыбызны Чкалов урамындагы балалар мәйданчыгына чыгарабыз, ул анда кичке 9га кадәр уйный. Һәм без аның өчен борчылмыйбыз. Барысы да күз алдында, бернинди дә куркыныч юк.
- Сез Урыссуда туып үстегезме?
- Юк, мин тумышым белән Туймазыдан. Ирем Урыссуныкы. Әмма Урыссу минем өчен иң кадерле урын. Казанга барсак та, йөгерә-атлый өйгә ашыгабыз.
- Нәкъ шигырьдәгечә: Урыссуга! Урыссуга!
Бу сүзләрдә Урыссуда гомер итүче ханымның күп милләтле, күпне кичергән, 30 еллык тарихы булган район үзәгенә ихлас мәхәббәте чагыла. Аның белән, мөгаен, күпләр килешер. Ә бит бистәбез, чыннан да, үзенчәлекле, монда үзенә күрә бер ямь, күркәмлек бар. Оркестр, кеше күңеленең иң тирәнгә яшеренгән кылларын тибрәндереп, йөрәкләрне җилкендереп, уйный да уйный... Ә янәшәдә генә чал тарихлы ГРЭС торбалары, станциягә нигез салучыларның фидакарь хезмәтен, каһарманлыкларын искә төшереп, бүгенге буынга, яңа эшләргә, яңа җырларга фатиха биргәндәй, карап тора кебек.
Роза Әхмәдиева
Фотогалерея:
http://yutazy.ru/photo/v-ramkakh-30-letiya-rayona-v-u..
Нет комментариев