Социаль хезмәткәрләр котлаулар кабул итте
Көн кадагында

Социаль хезмәткәрләр котлаулар кабул итте

Район мәдәният йортында социаль өлкәдәге иң яхшы хезмәткәрләр хөрмәтләнде.

 

Бу бәйрәм көнендә сәхнәдән ярдәмгә мохтаҗлар белән һәрвакыт янәшәдә булучыларга ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар үз эшләренең осталары, җитезләр, күңелләре мәрхәмәт, аңлау хисе белән тулы.
Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов социаль өлкәдә хезмәт куючы иң яхшы хезмәткәрләргә һәм ветераннарга бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәрия Рәшитова да ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ул хезмәттәшләренә сәламәтлек, рухи ныклык һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Район мәдәният йорты артистлары әлеге өлкә хезмәткәрләре хөрмәтенә үзләренең җыр-моңнарын, биюләрен бүләк итте.
Гөлнар МУЛЛАГАЛИЕВА


Нет комментариев