Сафтан чыккан, алыштырмый яки исәпләгечләрне тикшертми торган фатир хуҗалары салкын су өчен ике тапкыр күбрәк түлиячәк. Бу хакта Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәхси исәпләү приборлары булмаган өчен финанс җаваплылыгын икеләтә арттыра торган төзәтмәләр үз көченә керде. Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 25 ноябрендәге 1871нче карары нигезендә салкын су белән тәэмин итү өчен түләүне исәпләү кагыйдәләре үзгәрде:исәпләгечсез фатирларда түләү коэффициенты 1,5 дән 3 кә кадәр арттырылды.
Элегрәк милекче исәпләү приборы белән күршегә караганда бер ярым тапкырга күбрәк түләгән иде, хәзер - өч тапкырга күбрәк. Казанда: ванналы фатир хуҗалары бер кубометр салкын су өчен 464,5 сум урынына 928,9 сум түләячәк. 1500-1700 мм озынлыктагы ванналы йортларда тариф бер кешегә кубометр өчен 348,9 сумнан 698,7 сумга кадәр артачак.
Югары коэффициент техник яктан счетчикны урнаштыру мөмкин булмаган яшәүчеләргә кагылмый. Торак инспекциясе искә төшерә: югары түләүләрдән качу өчен, исәпләү приборын урнаштырырга кирәк.
Нет комментариев