Сугыш - җәмгыять үсешенә аяк чалучы
Көн кадагында

Сугыш - җәмгыять үсешенә аяк чалучы

22 июнь көнне билгеләп үтелүче Хәтер һәм кайгы көне күптән инде заманча җәмгыятьне кисәтә кебек: мондый хәл башка кабатланырга тиеш түгел!

Урыссу мемориаль комплексы мәйданында илебезнең хәрби көчен данлаучы сугыш еллары җырлары яңгырый... Бу көнне, 80 ел элек - 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланган. Илебездә документаль, нәфис фильм кинотасмалары, сугышта катнашучыларның истәлекләре, шулай ук икенче бөтендөнья сугышы турындагы китаплар белән таныш булмаган кеше юктыр, мөгаен. Шуңа күрә хәзерге буында шундый ышаныч яши: хәрби аңлашылмаучанлыкларны зурга җибәргәнче, дустанә мөнәсәбәттә хәл итү яхшырак.

Ковид чикләүләре митингны киңкүләмдә үткәрергә мөмкинлек бирми. Шуңа да карамастан, район җитәкчелеге җиребездә тынычлык булсын өчен гомерләрен фида кылучыларның каһарманлыклары алдында баш ияр өчен, мемориаль комплекс мәйданына җыйналды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алды. Район башлыгы, мәңгелек ут алдында баш иеп, “Совет халкының кыюлыгына һәм батырлыгына - мәңгелек дан!” монументына чәчәкләр салды.

Күңелегездәге хәтер ишекләрен ачыгыз! Чөнки алар - якты истәлекләре йөрәкләребездә сакланучылар - безнең янәшәдә. Алар җиңүләребезгә куана, кайгы-хәсрәтләребезгә борчыла. Һәрберебездә батырлар яши алмый калган гомернең кечкенә булса да кисәкчеге яши... Чараны алып баручыларның әлеге сүзләрен шәрехләргә кирәкми, алар һәркемгә аңлаешлы. Чөнки бу канкойгыч сугыш, ерак тарихта калса да, һәр йортка, һәр гаиләгә кагылган.

Башкортстан республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы Илдар Ганиев картинасында без сугыштан соң кара күмергә әйләнгән җирне, сугышчыларның каскалары йөзеп йөргән, аккан каннан кызыл төскә кергән елганы күрәбез. Югары лозунглар, баш өстендә чайкалган байраклар, зур идеяләр белән башланган бу бәрелештә (кайсы як солдаты булуга карамастан) җәфа күргәннәр өчен, кемнең җиңәчәге мөһим түгел... Сугыш яктылык алып килми, ул бары тик караңгылыкка илтә.

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин безнең районга сәфәре вакытында билгеләп узганча, кешеләр арасында дини, сәяси, социаль җирлектә низаг, ызгыш тудыручылар һәрчак табыла.  Мондый очракларга юл куйсак, бернинди үсеш турында да сүз булырга мөмкин түгел, соңыннан бары янгынны гына сүндерергә туры киләчәк.

- Бөек Ватан сугышы турында нәрсә беләсең? – дип сорыйм очраклы рәвештә генә янәшәмдә торган малайдан.

- Анда күпләр үлгән. Күктән бомбалар төшеп, өйләрне җимергән, ә кемнәр чыгарга өлгермәгән, җимерекләр астында калган.

Хәтта шушы сабыйның фикерләвеннән дә тормышның һәм яшәүнең хәрби машиналар белән чагышмавын аңлыйсың. Сугыш җәмгыятьне бары тик артка сөйри. Бу хакта онытырга ярамый. Хәтер һәм кайгы көне хәзерге буынга әлеге мәңгелек хакыйкать турында искә төшереп тора.

Роза ӘХМӘДИЕВА


Нет комментариев