Бөек Җиңүне бәйрәм итү кысаларында, районның өлкән буын вәкилләре Казанда булды.
Бу юлы Татарстан Президенты белән очрашуга Ютазы авылы ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина һәм район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева барды. Район делегациясен шулай ук район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Айдар Хәмидуллин тәкъдим итте.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Президент белән очрашуга нәкъ менә Ютазы авыл җирлеге вәкилләренең баруы юкка түгел. Биредә җирле ветераннар советы үз вакытында Болгар ислам академиясен төзүдә ярдәм итүгә бик җитди карады. Ютазы пенсионерлары әлеге уку йортын тергезүгә 20 мең сумнан артык акча күчергән. Авылның ветераннар советы вәкилләре 18 урамны йөреп чыккан. Ютазы авылы өлкәннәре республикага югары рухи белем бирү йорты кирәклеген яхшы аңлый. Татарстан яшьләрен дини кануннарга өйрәтү - изге эш, саваплы гамәл. Шуңа күрә бүгенге көндә Ислам академиясенең уңышлы эшләп килүендә ютазылыларның да роле зур. Сүз уңаеннан, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова билгеләп үткәнчә, тулаем район буенча бу игелекле эшкә 700 мең сумлап акча җыелган, шуның 300 меңе - район пенсионерлары өлеше.
- Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булу онытылмаслык тәэсир калдырды, - дип кичерешләре белән уртаклаша Ютазы авылы ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина. - Искиткеч концерт. Мәскәү Кремлендә дә мондый матурлыкны күрмәссең, дип уйлыйм. Безгә, башкала кунакларына карата мөнәсәбәт бик яхшы булды. Барысы да ачык йөзлеләр, шулкадәр тәмле иртәнге һәм төшке аш, өлкәннәрнең хәлен аңлау, кунакларны тиешенчә каршы алу – болар барысы да заманында күп авырлыклар күргән кешеләргә зур сөенеч булды. Президент Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләре йөрәккә, күңелгә үтеп керерлек иде. Мондый бүләк өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез.
Әйе, мондый үзара хезмәттәшлек буыннар, хакимият һәм халык арасында беркайчан да упкын барлыкка китермәс, дигән өмет уята. Халык әйтмешли, әгәр яшьләр бар нәрсәне дә белсә, ә өлкәннәр эшли алса иде... Яшьләр беркайчан да үзләренә дә картлык киләсен онытырга тиеш түгел. Өлкән буынга исә бары тик ышанырга гына кала: егылырга ирек куймыйча, аларны яшьләрнең көчле куллары тотып калачак…
Роза ИСКӘНДӘР
Нет комментариев