Бер тәүлек эчендә Татарстан елгалары 25 сантиметрга кадәр күтәрелгән
Татарстанда язгы ташу дәвам итә. Бер тәүлек эчендә елгалардагы су дәрәҗәсе кайбер урыннарда 25 сантиметрга кадәр күтәрелгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ«га Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән.
«Республика елгаларында узган тәүлектә су дәрәҗәсенең артуы дәвам итте, күпчелек елгаларда ул 1-11 см, Кама аръягы елгаларында 4-25 см тәшкил итте», — дип хәбәр итә тармак.
Шул ук вакытта, агымдагы күрсәткечләр суның тугайга чыгу дәрәҗәсеннән түбәнрәк кала һәм куркыныч дәрәҗәгә җитми.
Нет комментариев