Тукайлыларның техникасы әзерлек сызыгында
Көн кадагында

Тукайлыларның техникасы әзерлек сызыгында

Дүшәмбе көнне, 29 мартта, Тукай исемендәге җәмгыятьнең машина-трактор паркында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау узды.

Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан ел саен үткәрелүче әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Назыйм Рәкыйпов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Азат Мәхмүтов һәм хуҗалык механизаторлары катнашты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, бу чараны районның  аягында нык басып торучы хуҗалыгыннан - Тукай исемендәге җәмгыятьтән башлап җибәргәннәр. Биредә техника торышы таләпләренә һәрвакыт җаваплы карыйлар, һәм башкалар да бу коллективка тигезләшә ала. Әлеге алдынгыларның үрнәк алырлык, күрсәтерлек  эшләре бар.

Район хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы ремонтлаганда гына тиз арада туфрак ны эшкәртергә һәм чәчү кампаниясен тәмамларга мөмкин булуын яхшы аңлыйлар. Кагыйдә буларак, ремонт эшләрен механизаторлар үз көчләре белән башкара – алар өчен катлаулы механизмнар белән идарә итү ят эш түгел. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе ягыннан җитешсезлекләр ачыкланмады: техник яктан төзек, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган тракторлар һәм тагылмалар язгы эшләргә әзер дип табылды.

Районның башка хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү дәвам итә. Якын көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан белгечләр килүе көтелә. Шул ук вакытта яз,  ышанычлы адымнар белән, үз хокукларына керешүен дәвам итә. Һәм инде апрель аенда район басулары тракторларның тигез гөрелтесенә күмелер, дип ышанабыз.

Роза ИСКӘНДӘР


Нет комментариев