Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

«Уйна, гармун!» тирә-яктагы дусларны җыйды

Татар милли мәдәниятен хөрмәт итүчеләр өчен, Октябрьский шәһәрендә, ачык һавада «Уйна, гармун!» бәйрәме уздырылды.

 

Чарада Ютазы районының иҗат коллективлары да катнашты. Алар "Дулкын" фольклор ансамбле (Иске Урыссу мәдәният йорты, җитәкчеләре В. Мезенцева һәм Р. Садыйкова), "Сердәш" халык фольклор ансамбле (Әбсәләм мәдәният йорты, җитәкчесе З. Рәхмәтуллина) һәм "Тургай" баянчылар ансамбле (район мәдәният йорты, җитәкчесе Р. Низамов).

Әлеге соклангыч бәйрәмнең ун еллык тарихы бар һәм ул шул вакыт эчендә ул меңнән артык катнашучы һәм 20 меңгә якын кунак җыйды. Күркәм чара милли киемнәр кигән гармунчыларның шәһәр урамнары буйлап җырлап-биеп узуыннан башланды. Йөреш барышында, бу бәйрәмне үзләре килеп карый алмаган хөрмәткә лаек шәхесләрнең яши торган йорт каршысында   тукталыш ясап, аларга җыр-моңнарын бүләк итте. Бәйрәмнең төп өлеше ял паркында узды. Анда татар халкының миллилеген чагылдырган йортлар бизәп куелган, халык һөнәрчеләре осталарының кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылган. Шулай да әлеге чараның төп символы - гармун. Ә гармуннан башка татарларда бер генә тормыш вакыйгасы да, бер генә иҗтимагый чара да үтми. Халкыбызның йөзек кашы булган уен коралында уйналган көй-моңнар кешеләрнең күңел түрендә урын ала, аларга шатлык һәм яшәү дәрте өстәп, мәңгегә йөрәкләрендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X