Ютазы авылында яшәүче Ухановлар гаиләсе – бер үк вакытта гадәти дә, үзенчәлекле дә гаилә.
Әлеге гаилә әти-әниләрен югалтучы балаларга җылылык бүләк итәр өчен төзелгән кебек. Әйе, тормышта төрле хәлләр була. Кызганычка, арабызда якыннарын бик иртә югалтучылар бар. Тугыз яшьлек Аида һәм 16 яшьлек Аделя бу гаиләгә килгәндә, Люзия һәм Владимир Ухановларның өлкән уллары Степанга сигез яшь була. Иң элек кызларның әтисе, ә ун елдан соң әниләре – Люзия ханымның бертуган апасы да якты дөнья белән хушлаша.
- Бүген Аделяга - 27, Аидага 21 яшь, - дип сөйли Люзия Уханова. – кызларның әниләре белән шундый бәла килеп чыккач, ирем белән икебезнең арада, кызларны нишләтергә икән, дигән сорау тумады. Әлбәттә, безнең янда булачаклар. Бүгенге көндә Аделяның үз гаиләсе бар, мәктәптә укыта. Ире белән кызлары Амелияне һәм уллары Данилны тәрбиялиләр. Алар биредә, Ютазыда яши. Оныкларыбыз бездә еш кунак була. Степанның Аида белән яшь аермасы бер ел гына. Алар аерылгысыз дуслар. Улыбыз Аиданы һәрчак яклый, җил-яңгыр тидертми. Аида Володяга да алыштыргысыз ярдәмче. Хәтта машина ремонтларга да булыша. Бу айда без Аиданың туен үткәрдек, Акбаштан бик яхшы гаиләгә килен булып төште ул. Шуңа күрә ирем белән аның өчен тынычбыз. Туйга әзерләнгәндә, Степанның булмавы үзен нык сиздерде. Ул оештыру эшләренең зур өлешен – алып кайтырга, илтергә, җаваплылыкны үз өстенә алыр иде. Аның холкы шундый. Ул безнең таянычыбыз.
Эш шунда, Степан Ухановны узган елның ноябрендә армиягә алганнар. Ул Белгородта, Һава-космик гаскәрләрендә хезмәт итә. Инде хәрби укуларны узган, апрель аенда хәрби частькә күчәргә әзерләнә. Армия тормышы аңа алай ук авыр булмас, мөгаен, чөнки ул физик яктан нык, көчле егет. Спорт белән шөгыльләнгән, гер спорты буенча спорт мастерлыгына кандидат, күп тапкырлар район данын төрле дәрәҗәдәге ярышларда яклаган.
- Балаларны тәрбияләгәндә авыр булдымы? – дип сорыйм мәкаләм героеннан.
- Кызларга килгәндә, алар белән бөтенләй мәшәкатьләр булмады. Ә улымның тәртибе буенча мәктәпкә чакыралар иде. Әмма аның ихтыяр көче нык, ә күңеле изге. Иремнең дә үзенә күрә бер хас сыйфаты - ул игелеклелек.
- Балалар өйдә булыша идеме?
- Әлбәттә! Әйтик, язын түтәлләр утыртабыз. Аларның һәркайсының бүлеп бирелгән үз җирләре бар, алар шунда җәй дәвамында су сибәләр, чүбен утыйлар, көзен исә “уңыш җыялар”.
Әңгәмә барышында кайбер катнаш гаиләләр өчен четерекле булган дин мәсьәләсен дә кузгаттык. Хәер, бу гаиләдә барысы да бик гади һәм аңлаешлы. Әтисе белән Степан – керәшен татарлары, Люзия һәм кызлары - мөселманнар. Башка шәһәрләргә ял итәргә барганда, кагыйдә буларак, чиркәүгә дә, мәчеткә дә керәләр. Ә ялга гаилә белән ел саен баралар. Алар инде бөтен Рәсәйне әйләнеп кайтканнар, еш кына Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә булалар, анда Люциянең апасы яши. Диңгез, Мәскәү, Санкт-Петербург…
- Кая гына барсак та, безгә һәр җирдә яхшы, - ди Люзия ханым.
Сухановлар гаиләсе чирек гасыр бергә. Алар Яр Чаллыда, «КамАЗ» заводында эшләгәндә танышканнар. Люзия Ютазыдан, Владимир Минзәләдән. Ютазыга кайткач, йорт салганнар, мал-туар асрыйлар. Кыскасы, барысы да авыл кешеләренә хас булганча. Ухановлар бүген дә хезмәттә. Кече кызлары Урыссу хастаханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Уллары Октябрьск коммуналь көллиятен тәмамлаган, автокранчы һөнәрен алган. Аларның гаиләсе – бар нәрсә үзара бәйләнгән, үзара аңлашу хөкем сөргән гаилә. Берсенең борчуын, һичшиксез, икенчесе тоя, шатлык-сөенечләре дә уртак. Әлеге гаиләдә беркем дә әйләнә-тирә һәм үз-үзең белән килешеп яшәргә өйрәтмәгән, бу сыйфат аларның каннарына, холыкларына сеңгән.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Нет комментариев