Урыссу бистәсе 75 яшьлек юбилеен билгеләде
Көн кадагында

Урыссу бистәсе 75 яшьлек юбилеен билгеләде

Бәйрәм предприятие һәм учреждениеләрнең машина парадыннан башланды. Алар артыннан әләмнәр һәм шарлар тоткан хезмәт коллективлары атлады.

Алар бистәнең үзәк урамы буйлап район мәдәният йортының яңартылган мәйданына таба юнәлде. Бу көнне бәйрәмгә килгән һәркемне: урыссулыларны да, район кунакларын да зур булмаган, әмма үзенең тарихи асылы буенча үзенчәлекле әлеге күркәм бистә белән бәйле горурлык хисләре биләп алгандыр, мөгаен.
Кырыс елларда төзелә башлаган Урыссу бистәсенең нигезен сәнәгать тәшкил итә. Һәм бу билгеләнеш бүгенге көндә дә саклана. Рәсәй, Татарстан һәм Ютазы районының дәүләт әләмнәре күп милләтле һәм төрле дин вәкилләренең какшамас бердәмлеген чагылдыра. Әлеге әләмнәрдә яшәеш, барлык өлкә һәм тармакларда үсеш, өлкән буын вәкилләре кичергән михнәтләрне хәтерләү һәм хөрмәт хисләре чагылыш таба. Бу истәлекле елны, Урыссу бистәсенең 75 еллыгында, районыбызда  80нән артык сабый дөньяга аваз салган. Кечкенә генә бистәбезнең спортта зур казанышлары бар, Урыссу көннән-көн үсә һәм алга бара. Моны спортчылар, бала коляскасы тоткан әниләр һәм кулларына сабыйларын күтәргән әтиләр, Урыссуга нигез салыну чорын тасвирлаучы театральләштерелгән тамаша тулысынча дәлилли.
Ә район мәдәният йорты мәйданында рәссамнарның иҗат җимешләре һәм фотосурәтләр күргәзмәсе бистәнең үткәнен, декоратив сәнгать осталарының һәм бал, яшелчә кебек үз хезмәт җимешләреннән ясалган ярминкә бүгенгесен ачык күрсәтә. Бу көнне бар тирә-як районда һәм аннан читтә танылу алган артистлар һәм районның иҗат коллективлары башкарган җырларга күмелде.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җитәкчелегендәге җитәкчелек вәкилләре барлык мәйданчыкларны йөреп чыкты, андагы эшләр белән танышты, бәйрәмгә килгән урыссулылар һәм район кунаклары белән әңгәмә корды.
Роза ӘХМӘДИЕВА

 


Нет комментариев