Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу: Ленин әле һаман яшь

Бүген район мәдәният йорты каршындагы мәйданда дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ленинның туган көненә багышланган чара узды.

Октябрь Социалистик революциясеннән соң 100 елдан артык вакыт узды. Илебез ярты гасырдан артык гомуми тигезлек идеяләрен тормышка ашыру юлы буйлап барды. Хәтта көнбатыш сәясәтчеләре дә үз вакытында Ленинның җәмгыятьне үзгәртеп кору турындагы фикерләрен уңай бәяләгән. Үсеш ягыннан артта калган СССР, вакыт узу белән, бөек илгә, сәнәгать җитештерүе елдан-ел арта барган дәүләткә әверелде. Илебезнең үткәнен бөтенләйгә сызып ташларга ярамый, киресенчә, үз илеңнең тарихын белергә, өйрәнергә һәм аннан сабак алырга кирәк. Үткәнне кире кайтарып булмый, әмма ул илнең алга таба үсешенә чын-чынлап тәэсир итә ала. Һәрхәлдә, безнең ата-бабаларыбызга – октябрятларга, пионерларга, комсомолларга һәм коммунистларга сакчыл мөнәсәбәтттә булу бездә, хәзерге буын вәкилләрендә хөрмәт хисе тәрбияли. Районда уздырылган әлеге митинг  өлкән буынга мәдхия булып яңгырады. Ул чор шигарьләре бүген дә әһәмиятле. Мәсәлән, "Тынычлык, хезмәт, май!». Ә байрактагы урак һәм чүкеч авыл белән шәһәр хезмәтчәннәренең бердәмлеген күрсәтә.

Әлеге фикер район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Коммунистлар партиясенең җирле бүлекчә секретаре Валентина Шмуровец һәм ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Ютазы районындагы җәмәгать ярдәмчесе Тимур Нигъмәтуллин чыгышларында кызыл җеп булып сузылды.

Митингта катнашучылар ("иске гвардия" вәкилләре һәм районның мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләре), чараны оештыручы район мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге митингка карата битараф калмадылар. Моңа чыгышларның ихласлыгы, совет чоры гимннары һәм җырлары да булышты. Күңелгә якын, әле дә хәтер түрләрендә сакланучы җырлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев