Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу мәчетендә казыйлар киңәшләште

Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә һәм "Фәнис" мәдрәсәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казыйларының 118 нче күчмә киңәшмәсе узды.

 

ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Төньяк-көнчыгыш, Көньяк, Көнчыгыш, Төньяк-көнбатыш, Көньяк-көнбатыш, Төньяк, башкала һәм Кама буе төбәге казыйлары катнашты.

Чара "Фәнис" мәдрәсәсендә башланды. Эчтәлекле вәгазь укылганнан соң, Җәлил хәзрәт киңәшмә белән идарә итүне үз кулына алды. Ул катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм казыйларга бүләкләр тапшырды. Түгәрәк өстәл артына җыелучылар бүгенге көннең дини өлкәдәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты. Ә динне берничек тә тормыштагы мәшәкатьләрдән, гаиләдә булган аңлашылмаучанлыклардан, шәригать кануннары буенча никах аерылышуларына  бәйле мәсьәләләрдән башка карап булмый. Мәгариф системасында бердәм белем бирү программасы кулланылган кебек, рухи өлкәдәге сорауларны чишүдә дә бердәм фикергә таяну зарур. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында нәкъ менә шундый уртак язмалар эшләү кирәклеге турында сүз барды.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, дин эшлеклеләренең мондый очрашулары ерак  гасырларга барып тоташа. Очрашып күрешү, киңәшләшү вакытында аксакаллар урыннардагы рухи һәм фани яшәешне үз күзләре белән күрә, бер-берсен якыннанрак белә, килеп туган мәсьәләләрне уртага салып, фикер алыша. Хәтта советлар дәверендә, дин “караңгы почмакларга куып кертелгәндә” дә, ата-бабаларыбыз динне саклап калу, мөселманнар арасындагы әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген тапкан.

Алга таба Урыссу үзәк мәчетендә имам-мөхтәсибләр һәм имам-хатыйблар эшчәнлеген тәкъдир итү булды. Киңәшмә үз эшен башлап җибәрер алдыннан, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов җыелучыларны район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән сәламләп, барысына да нәтиҗәле эш көне теләде. Аерым мәчетләрнең эшчәнлеген тәкъдир итү барышында аларның җирле хакимият, мәгариф һәм мәдәни учреждениеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итүе шәхескә рухи көч, үсеш бирүен күрсәтте. Кече яшьтән үк дини тәрбия, әдәп-әхлак нигезләрен алган кешенең үзәге дә нык була.

“Халыклар дуслыгы” бәйрәменең иң күңелле өлеше - Татарстан, Башкортстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан халыкларының сый-нигъмәтләре булды. Мондый дуслык барысының да күңеленә хуш килде.

Роза ИСКӘНДӘР

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев