Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу тамашачысы - Пушкин кунакханәсендә

Рус халкының күренекле язучысы Александр Сергеевич Пушкин тууга 220 ел тулу уңаеннан район мәдәният йорты сәхнәсендә әдәби-музыкаль кичә узды.

Бу кичне тамашачы язучы китапларыннан ясалган күргәзмә, ул иҗат иткән «Балыкчы һәм балык турында”, “Өч кыз тәрәз төбендә” әкиятләреннән күренешләр белән генә хозурланып кына калмады, аңа хәтта Пушкинның үзе белән дә танышырга мөмкин булды. “Маски” балалар театр студиясенең талантлы яшь артистларының берсе, Урыссуның 3 санлы мәктәбе укучысы Эдуард Вәлиев бөек шагыйрь образын шулкадәр килешле итеп тудырды ки, аңа, чыннан да, Россиянең бик күп туташлары гашыйк булган булыр иде.

 “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле Пушкин вальсы белән башлап җибәргән мәдәни чара кич буе үз тамашачысын шагыйрьнең шигъри дөньясы белән әсир итте. Сәхнәдә Пушкин иҗат иткән шигырьләр, көйгә салынган әсәрләр яңгырады.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев