Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссуга иң көчле самбочылар җыелды

«Олимп» спорт комплексында ике тапкыр дөнья чемпионы Тимур Галләмов призына турнир узды.

 

Самбо буенча турнирда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл республикаларының, Самара һәм Оренбург өлкәләренең 24 шәһәреннән һәм районыннан 2007-2009 елларда туган малайлар һәм кызлар катнашты. 165 катнашучы үлчәү категорияләренә бүленде: малайлар - сигез, ә кызлар - ике үлчәү категориясендә чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин турнирны ачу тантанасында ясаган чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп үтте: "Безнең өчен балаларның спорт белән, шулай ук башка түгәрәкләрдә шөгыльләнүләре, киң кырлы шәхес булып үсүләре бик мөһим. Көрәш белән шөгыльләнүчеләр һәрвакыт үзара ярдәмләшеп, бер гаилә булып үсә. Бу турнирда кунакларга һәм спортчыларга уңайлы булсын өчен, бөтен көчебезне куячакбыз. Алга таба мәйданчыгыбызның киңәюенә һәм үсүенә өметләнәбез. Турнирның булачак Олимпия һәм дөнья чемпионнары өчен трамплин булачагына ышанабыз. Спортның авыллардан, эшчеләр бистәләреннән башлануы әһәмиятле, ә без балаларыбыз үсеше өчен барлык  шартларны тудырабыз".
Турнир 2010 елдан бирле үткәрелә, ул чакта 50-60 яшь спортчы катнашкан булган. Узган ел аларның саны 120гә җиткән, ә быел барлыгы 165 кеше. Әлеге чара район турниры буларак башланып киткән иде, ә хәзер ул төбәкара турнир. Ә алга таба гомумрәсәй турниры дәрәҗәсенә кадәр үсәчәк. Чараны оештыручыларга тренерлар, башка төбәк һәм шәһәр вәкилләре алдагы турнирларда катнашу теләге белән мөрәҗәгать итә. Турнирга игътибар зур, шуңа күрә 2022 елгы турнир ике келәмдә түгел, ә өч келәмдә уздырылачак һәм анда 200дән артык спортчы катнашачак, дип күз уңында тотыла. Быел, Ютазы районына эш сәфәре вакытында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле балалар бакчасының берсендә булды. Анда ул самбо буенча районның мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүче 60тан артык баланың күрсәтмә чыгышын карады. Президент районда самбоның массакүләм үсешенә шатлануын һәм гаҗәпләнүен белдерде. Аңа районда балалар спортын үстерү программасы тәкъдим ителде.
Ике тапкыр дөнья чемпионы, самбо буенча атказанган спорт мастеры, дзюдо буенча спорт мастеры Тимур Галләмов билгеләп үткәнчә, Урыссуда һәм районда самбо туксанынчы еллар азагыннан бирле үсеш кичерә һәм ул киңкүләмле. Самбо, нигездә, тамырлары белән милли көрәшкә барып тоташучы күппрофильле көрәш төре булып санала һәм ул, шул исәптән, татар көрәшеннән дә күп нәрсә алган . Спортчы билгеләп үткәнчә, Ютазы районында мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә самбо үсеше буенча программа эшләп килә. Бу үз эшләренә чын күңелдән бирелгән кешеләрнең казанышы. 2008 елдан бирле дүрт яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр белән шөгыльләнүче Хәлил Фәрхетдинов әлеге эшкә зур өлеш кертә.
Хәлил Зәки улы ассызыклаганча, күп кенә ата-аналар балаларын шөгыльләнергә алып килә, ә аннары үзләре дә бу эшкә тартыла һәм күнегүләргә керешә. Бүгенге көндә самбо белән барлыгы 90нан артык кеше шөгыльләнә. Кызлар арасында да самбо киң танылу алган. Софья Игонина шуңа мисал булып тора. Ул ике тапкыр Татарстан һәм Башкортстан чемпионы, күп кенә Рәсәй күләмендә уздырылган турнирларның җиңүчесе. Әлегә төркемнәр катнаш, алга таба кызлар өчен аерым шөгыльләнү төркемнәре оештырылачак.
"Район башлыгы Аяз Әдип улы җитәкчелегендәге район хакимиятенең балалар өчен спортны, аеруча самбоны үстерүгә ярдәм итүе игътибарга лаек. Без балаларны урамнан тартып китерәбез, сәламәтлек бирәбез, көчле физик сыйфатларны гына түгел, команда рухын, бердәмлек хисен үстерәбез», — диде Хәлил Фәрхетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев