Ватанны саклау – изге бурыч
Көн кадагында

Ватанны саклау – изге бурыч

Районыбызның өч ир-егете Донецк һәм Луганск республикаларында хәрби махсус операциядә катнашу өчен контракт төзегән.

 

Бу хакта район башкарма комитетында хәбәр иттеләр. Ясалма рәвештә бүленгән республикалар биләмәсендә хезмәт итүче батыр, кыю егетләр сафы безнең районнан физик һәм рухи яктан әзерлекле ир-егетләр белән тулыланды. Бүгенге көндә алар Татарстанның ирекле катнашучылары тупланган «Тимер» милли батальонында исәпләнә. Әлеге батальонда хезмәт итүчеләр белән иңгә-иң куеп эшләргә һәм яшәргә туры килүчеләр фикеренчә, алар, чыннан да, Рәсәй мәнфәгатьләрен яклау, аның бөтенлеген саклау буенча йөкләнгән бурычның җаваплылыгын тулысынча аңлаучы кыю ир-егетләр. Аларның гаиләләре, балалары бар. Намус, абруй, күрше республика һәм дәүләтләр белән дус-тату яшәү алар өчен буш сүзләр генә түгел. Әлеге сүзләр дөнья сәясәтендә мөһим урын алып торган ватаныбыз тарихына битараф булмаучылар өчен әһәмиятле, зур мәгънәгә ия төшенчәләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел Казанда безнең район вәкилләре дә катнашкан «Сообщество» форумының пленар утырышында яшәешнең какшавына китергән бер юнәлешле дөнья агымы вакытында, кешелек ирешкән барлык казанышларга юкка чыгу янаган чорында Рәсәйне яңарту мәсьәләләре күтәрелде.


Нет комментариев