Язгы кыр эшләре башланды
Көн кадагында

Язгы кыр эшләре башланды

Ютазы районы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып кереште.

«Уңыш» җәмгыяте эшчәннәре, районда беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләренә старт бирде. 4 апрельдә иртәнге 3 сәгатьтә хуҗалык агрегатлары кырга чыкты һәм 180 га мәйдандагы  көзге бодайны тукландыру эшенә кереште.

Район башлыгы А. Шәфыйгуллин авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.Борисов, «Уңыш» җәмгыяте  җитәкчесе А. Әхмәдиев һәм авыл хуҗалыгы тармагы  ветераны С. Төхбәтуллин белән бергә чәчүлек мәйданнарының торышын карадылар. Алар бәяләвенчә, уҗымнарның торышы яхшы һәм язгы тукландыру аларның ныклап үсеп китүенә ярдәм итәчәк. А. Борисов билгеләп үткәнчә, Ютазы районында көзге бөртекле культураларны тукландыру барлыгы 5000 гектардан артык мәйданда башкарылырга тиеш.

Чыннан да, уҗымнарны тукландыру бик мөһим, чөнки  катлаулы кыштан соң үсемлекләр «зәгыйфьләнеп»  чыга, туфрактагы  азот юыла. Шуңа күрә иртә тукландыру уҗымнарга «иртәнге туклыклы аш» булып тора. Шул ук вакытта туфракта дым җитәрлек, ашлама тиз эри һәм аны көзге культуралар яхшы кабул итә. Культуралар гектарына 120 кг исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырыла.

Эш башланган басуга узган көздә «Скипетр» сортлы көзге бодай чәчелгән. «Уңыш» хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Әхмәдиев сүзләренә караганда, уҗымнарны тукландыру  тиз арада, беренче чиратта башкарылырга тиешле эш, чөнки һава торышы үзгәрсә, басуга керү мөмкин булмаячак. Иртәнге сәгатьләрдә «Туман» агрегатында көненә  80-100 гектар тирәсе мәйданны эшкәртеп була.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә әзер. Калган хуҗалыкларның да басуга чыгулары  һәм санаулы көннәр эчендә уҗымнарны тукландыруны төгәлләүләре мөһим. Хәзер уҗымнар өчен иң куркынычы – язгы кыраулар  һәм авырулар. "Бөртеклеләрне авырулардан саклау өчен, фунгицидлар белән эшләргә өйрәнергә кирәк", - диде район башлыгы, агросәнәгать комплексы белгечләре белән әңгәмәне тәмамлап һәм аларга эшләрендә уңышлар теләп.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА


Нет комментариев