Йомгаклау концертында нәтиҗәләр билгеләнде
Көн кадагында

Йомгаклау концертында нәтиҗәләр билгеләнде

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Ютазы районының 30 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать смотр-конкурсының йомгаклау концерты нәтиҗәләре.

«Фольклор» номинациясе: беренче урын – Кәрәкәшле һәм Кече Урыссу авыллары коллективлары, икенче урын – Бәйрәкә һәм Бәйрәкәтамак авыллары, өченче урын – Акбаш һәм Салкын Чишмә авыллары.

Әлеге номинациядә яшь катнашучылар арасында «Наҗар чәчәкләре» (Яңа Каразирек) коллективы иң яхшысы дип табылды.

"Театр": беренче урын – Иске Каразирек, икенче – Иске Урыссу һәм Кәрәкәшле, өченче - Яңа Каразирек һәм Подгорный коллективлары.

«Вокаль ансамбль»: беренче урын – Әбсәләм, икенче – Димтамак, өченче-Урал, Яңа Каразирек һәм Көрәшбүләк коллективлары.

«Нәфис сүз»: беренче урын – Каклыкүлдән Розалия Абдрахманова, икенче урын - Иске Урыссудан Җәүһәрия Рахмаева һәм Каклыкүлдән Зинфира Кәримова, өченче урын – Димтамак авылыннан Сәгъдүнә Гәрәева.

"Конферанс": беренче урын – Лилия Фәтхиева (Бәйрәкә), икенче - Эдуард Вәлиев (Байлар), өченче - Марина Хадиева (Подгорный).

"Хореография”: беренче урын – Бәйрәкә коллективы һәм Алия Михайлова (Бәйрәкә), икенче – Азалина Гәрәева һәм Диләрә Ногманова (Кәрәкәшле), “Хыял” коллективы (Иске Урыссу), Бәйрәкәтамак хореография коллективы һәм өченче – Подгорныйдан  “Ләйсән" коллективы, шулай ук Ютазыдан Ралина Гәрәева һәм Рамилә Фәттахова.

“Оригиналь жанр”: беренче урын – кубызчылар ансамбле (Әбсәләм), икенче урын – кашыкчылар ансамбле (Димтамак), өченче урын – “Забияки” вокаль ансамбле (Димтамак).

“Иң яхшы актер ир-егет роле": Рамил Вәлиев, Илшат Гарипов (Иске Каразирек).

“Иң яхшы актер хатын-кыз роле": Розалия Хәсәнова (Иске Каразирек), Флюзә Шәйхетдинова (Бәйрәкәтамак) һәм Мәүлидә Рәфыйкова (Иске Каразирек).

Номинацияләрнең иң яшь катнашучылары

"Нәфис сүз": беренче урын – Замирә Гыйләҗетдинова (Бәйрәкә), икенче урын – Данир Шәяхмәтов (Иске Каразирек).

Тамашачы мәхәббәте призын  Амелия Сарайкина (Иске Каразирек) яулады.

Фото: http://yutazy.ru/photo/v-rayonnom-dome-kultury-proshel-gala-kontsert-samodeyatelnykh-tvorcheskikh-kollektivov-poseleniy

 


Нет комментариев