Ике көн, 15 һәм 16 мартта, безнең районда республика вәкилләре – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының милли мәгариф һәм мәдәният буенча комитетның әйдәп баручы референты Ләйсән Исхакова эшләде.
Ютазы җирендә булган әлеге очрашу Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Кунаклар, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе рәисе Наилә Хөснетдинова белән берлектә, Бәйрәкә музеенда, Иске Каразирек мәдәният йортында, Ютазы гомуми белем бирү мәктәбендә, Урыссудагы 2 нче балалар бакчасында, Урыссуның «Фәнис»мәдрәсәсендә булдылар. Алар игътибарына Бәйрәкә, Иске Каразирек, Кече Урыссу мәктәбе иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителде. Ютазы мәктәбе укучылары «Үсеш ноктасы» кысаларында башкарылган үз эшләрен һәм белем бирү өлкәсендә фәнгә нигезләнгән укытуның алдынгы алымнарын тәкъдим иттеләр.
Болар барысы да республика кунакларында зур кызыксыну уятты. Бәйрәкә авылының иҗат коллективы җыр-бию, мәзәкләр һәм такмаклар аша татар халкының үткәненә әйләнеп кайтты. Келәм туку буенча торгызылган борынгы станок - халкыбызның ни дәрәҗәдә хезмәт сөючән булуын бүгенге буынга күрсәтеп тора. Авылның тарихы һәм аның кешеләре турында тулы мәгълүматны Бәйрәкә музее җитәкчесе Әлфия Хаҗиева җиткерде. Авыл халкы кунакларга үз куллары белән тукыган келәмнәр бүләк итте. Бәйрәкә авылы аксакалы, «АгроМир» ширкәте җитәкчесе Сирин Галиев күптән түгел матбугатта басылып чыккан, Бәйрәкә җире һәм аның данлыклы кешеләре турындагы китапны тапшырды.
Кече Урыссу мәктәбе иҗат коллективының Ютазы мәктәбе сәхнәсендә күрсәтелгән татар телендәге кечкенә спектакле кунаклар өчен зур ачыш булды. Әлеге чыгыш ясаган укучылар - «Ата-бабалар теле» республика бәйгесе лауреатлары, беренче дәрәҗә диплом ияләре.
Иске Каразирек авыл җирлеге үзешчәннәренең чыгышы шулай ук алкышларга күмелде. Урыссудагы 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең лаеклы чыгышлары бары соклану хисләре уятты.
Фәнис Кәримов исемендәге Урыссу мәдрәсәсендә тәрбияләнүчеләр дә кунакларны үз чыгышлары белән сөендерде. Педагог Гөлназ Гыйльманова җитәкчелегендә әзерләнгән ачык дәрес күренекле татар мәгърифәтчесе Риза Фәхретдиннең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган иде. Тамашачылар үзләре өчен бик күп мәгълүматлар алды. Ютазы районы имам-мөфтие Марат хәзрәт Мәрданшин, мәдрәсәнең уңышларына тукталды. Ул республика кунакларына татар халкының тарихы белән кызыксынулары, шулай ук яшүсмерләрне һәм кызларны дини, гомумкешелек кануннары буенча тәрбияләүгә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Әлеге киң күләмле чараның соңгы этабы - Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы булды. Җыелыш барышында бүлекчә рәисе сайланды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе итеп районның архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева билгеләнде. Чараның тагын бер күңелле өлеше - бүләкләү тантанасы булды. Нәтиҗәле хезмәте өчен Наилә Хөснетдинова дәүләт бүләгенә – "ТАССР төзелүгә 100 ел” медаленә лаек булды.
Нет комментариев