Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин Ураза гаете белән тәбрик итте
"Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклим.
Бу — бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. Кызганычка каршы, 11 майда Казанда фаҗига булды, ул башкача кабатланмасын иде...
Уразаның барлык сынауларына түзгән кешеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаек.
Әлеге якты көндә барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, сәламәтлек, тынычлык телим!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев