Ютазы районы кешеләре макталып яши
Көн кадагында

Ютазы районы кешеләре макталып яши

Бүген район хакимияте бинасында узган киңәшмәдә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин 2020 елда ирешкән уңышлар өчен район хезмәтләренә рәхмәт белдерде һәм киләсе елда тагын да югарырак казанышларга ирешеп эшләүләрен теләде.

Киңәшмәдә алдынгы эшчеләр һәм тырыш балалар бүләкләнде.

«Таң» ҖЧҖ эш башкаручысы Җәүһәрия Рахмаева кадрлар документларын формалаштыруга һәм предприятиенең документларын Татарстан Республикасы Дәүләт архивына тапшыру максаты белән әзерлек эшләрен оештыруга зур өлеш керткән өчен, хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән, шулай ук архив бүлеге белән озак еллар хезмәттәшлек иткән һәм Иске Урыссу авылы тарихын саклау максатында архив эшен яхшы оештырган өчен, район башкарма комитеты архив бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Урыссу гимназиясенең 6а сыйныфы укучысы Диләрә Галиева «Видеосюжет» номинациясендә өченче урын өчен Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе дипломы белән бүләкләнде.

 

Урыссу гимназиясенең 5б сыйныф укучылары «Видеосюжет» номинациясендә икенче урын өчен Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе дипломы белән бүләкләнде. Дипломны сыйныф җитәкчесе Гөлнара Зыятдинова кабул итте.

 

Иске Каразирек авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлмира Сарайкина мәдәният өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Нет комментариев