Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы Сабантуе гөрләде

Каклыкүл авылының ямьле табигать кочагы янәдән район халкын һәм кунакларын каршылады.

 

Биредә авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырылды. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары – кыр эшчәннәре һәм терлекчеләр, гадәттәгечә, сабан бәйрәменең төп геройлары булып тора. Быел бәйрәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Районның иҗат коллективлары һәм артистлары искиткеч биюләре һәм җырлары белән бәйрәм мохитен тудырды. Моннан тыш, җирле предприятие һәм оешма чатырлары белән беррәттән, төрле милләт вәкилләре – әзербайҗаннар, үзбәкләр, әрмәннәр, таҗиклар да мәйдан янында үз чатырларын корып, Сабан туенда катнашучыларны ипи-тоз белән каршылады. Бүгенге көндә алар районның төрле өлкәләрендә яшиләр һәм эшлиләр.
Район Сабан туенда мәртәбәле кунак сыйфатында «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешма директоры Айнур Айделдинов, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, «АгроМир» җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм башкалар, чатырларны карап, аларның әзерлек дәрәҗәсен лаеклы бәяләде. Бу бәйге һәрвакыт үзенчәлекле милли төсмере белән аерылып тора. Чатыр хуҗалары кунакларны, жюри вәкилләрен җыр-моң, ипи-тоз, юмарт елмаю, ачык йөз белән каршылады. Чатырларның бизәлеше халкыбызның үткәнен, милли гореф-гадәтләрен, осталыгын чагылдырды.
Сабантуй әләмен күтәрү «Кыр батыры-2021» исеменә лаек булган Фәнил Мәҗитовка тапшырылды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, мәйданга җыелучыларны сәламләп, барысын да язгы чәчүнең тәмамлануы белән котлады. Ул һава шартларының кыр эшләре өчен уңай булмавын, шулай да районның чәчүне тиешле вакытта тәмамлап чыгуын билгеләп үтте . Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә кыскача тукталып, ул барысына да күңелле ял итәргә, ярышларда, уеннарда, бәйгеләрдә актив катнашырга һәм алга таба да туган ягыбызга хезмәт итәр өчен көч тупларга чакырды.
Кыр батырларын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы үткән белән бүгенгене тоташтыручы җепне өзмичә саклаган, җир һәм туган туфрак төшенчәләренең кадерен белгән фидакарь эшчәннәр өчен  горурлык хисләре тудырды. Менә алар - иң яхшылар – бер сафка тезелеп басканнар. Бу көнне әлеге эшчәннәр хөрмәтенә мактау сүзләре яңгырады. Тантаналы шартларда район башлыгы фидакарьләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Районыбыз хезмәтчәннәренең тырыш хезмәтенә һәрберебез ихластан сөенде.
Менә мәйдан буйлап кыңгыраулы җигүле атлар уза... Арбалары бизәлгән, гармунчы егетләр, милли киемле кызлар утырган. Һәркемнең дә, мөгаен, алар янәшәсенә утырып, җилдән җитез очасы килгәндер.
Спорт ярышлары, күңелле уеннар...  Ә ат чабышларыннан башка Сабантуй буламы соң? Төрле токымдагы атлар бар куәтләренә алга ыргыла, җанатарлар, тын да алмыйча, аргамакларны һәм җайдакларны күзәтә. Афәрин! Барысы да булдыра! Әмма һәр бәйгенең җиңүчеләре була. Сабантуйның барлык ярышларында  да абсолют җиңүчеләр билгеләнде. Алар, үзләренең таләпләргә туры килү-килмәү турындагы  шик-шөбһәләрен җиңеп, ярышлардан курыкмый торган чын батырлар. Ә бу сыйфат бик тә кыйммәт тора.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Тулырак мәгълүматны «Ютазы таңы» гәзитеннән укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев