Ютазы районында яшь армиячеләр автомат сүтеп җыюда сынашты
Ютазы районының Урыссу бистәсендәге 3нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен слет узды.
Ютазы районында яшь армиячеләр автомат сүтеп җыюда сынашты
Ул яшь армиячеләр өчен файдалы ял оештыру, патриотик тәрбия бирү һәм әлеге хәрәкәтнк үстерү максатыннан үткәрелде.
«Ютазы муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балалар мылтыктан атты, элмәк ташлады, граната ыргытты, логик конструкцияләр җыйды, автоматны сүтеп җыюда үз көчләрен сынап карады.
Яшь армиячеләргә ярыш рухы, үзеңне чыдамлыкка, күз үткенлегенә һәм зирәклеккә сынап карау ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев