Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы үзешчәннәре рус халкының матур йоласын күрсәтте

Ютазы мәдәният йорты узган җомгада Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Ютазы районының 30 еллыгына багышланган, районның авыл җирлекләре арасында оештырылган үзешчән сәнгать смотр-конкурсы эстафетасын кабул итте.

Безнең районда бик күп милләт вәкилләре дус-тату яши, аларның төп өлешен татарлар һәм руслар тәшкил итә. Шуңа күрә, смотрга әзерлек темасын сайлаганда, мәдәният йортының иҗат коллективы рус фольклорына басым ясады.

Шуны билгеләп үтәсе килә, “Хыял” театр коллективы әгъзаларына әзерлек җиңел бирелмәде. Чөнки үзешчән артистларның төп өлеше – татарлар. Шулай да рус кардәшләребезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү бездә кызыксыну теләге уятты. Шунысы кызык, кызыл төстәге киемне бары тик кияүгә чыгарга әзерләнгән кызлар һәм кияүдәге хатын-кызлар гына кия алган  икән. Кыз димләү йоласы да бик күңелле үткән. Безнең коллектив тамашачыларга нәкъ менә әлеге театральләштерелгән фольклор күренешен күрсәтте. Кәләш йоласы вакытында нинди җырлар башкарганнар, туйга әзерләнгәндә нинди җырлар җырланган... Болар барысы да бездә зур кызыксыну уятты һәм бәйгегә уңышлы әзерләнергә ярдәм итте.

Балалар да бу чарага зур җаваплылык белән әзерләнделәр. Алар рус халык балалар уеннарын өйрәнделәр. «Дуслык» театр коллективы «Русская сторонушка» театральләштерелгән фольклор спектаклен күрсәтте. Биредә балалар биюдә дә, җыр да үз талантларын күрсәттеләр.

“Би 2”  бию дуэтын аерым билгеләп үтәсе килә. Кызлар бәйгегә мөстәкыйль рәвештә Корея халкы биюен әзерләгәннәр иде. Жюри хөкеменә Идел буе халыклары биюләрен чыгарырга кирәклеген белгәч, кыска вакыт эчендә аны башкорт биюенә алыштырдылар.

Үзешчән артистларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршылады. Шулай ук Лина Гәрәеваның «Нәфис сүз» номинациясендә чыгышы да, бәйгедән тыш соло башкаручы Тәлгать Галләмов һәм Линера Гыйләҗеваның чыгышы да залга җыелучылар күңеленә хуш килде.

 

Рәмзия ГАЛИМУЛЛИНА,

Ютазы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев