Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылында Иске Яңа елны озаттылар

Бәйрәкәлеләр – Пушкин урамының актив яшәүчеләре Нәфис Халиков, Альбина Әхмәтшина, Нәсимә Лотфуллина, Миләүшә Галиева күңелле итеп Иске Яңа елны озатты.

Бизәлгән чыршы, сый-нигъмәтле табын, күрше-тирә җыелган түгәрәктә балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар. Кыш бабай белән Кар кызы, эт һәм дуңгыз озатуында, пенсионерлар яши торган йортларда булды, аларны бәйрәм белән котлады. Светлана Халикова, Рәмзия Мөхәммәтшина, Нәфисә Шафигуллина барлык кунакларны тәмле ризыклар – өчпочмак, коймак, кайнар чәй белән сыйлады. Бергәләп җырлар башкардык, әйлән-бәйлән, уеннар уйнадык, дип хәбәр итте бәйрәмне оештыручылар.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев