Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылының мул кырларында эш кыйный

“АгроМир” җәмгыяте быел искитмәле мул уңыш җыйный – уҗым бодаен контроль суктырып карау һәр гектардан 64 центнер бөртек чыгуын күрсәтте.

Арпа теземнәрен кочакка сыймый, борчак өлгергән, бодай кырында эшләүче алты комбайнның күз ачып йомган арада бункерларын бушатыр өчен автомашиналарга оператив рәвештә эшләргә туры килә. Әлбәттә, ындыр табагында да бүген эш кайный. Ашлык киптергечләр тәүлек буе эшли. Машиналар хәрәкәтенә күзләр иярми. Икмәк булгач, күңелдә җыр туа – быел көзен 70 яшен билгеләп узачак “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Әхәт улы Галиев өчен моннан да кыйммәтрәк бүләк була ала микән?!

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев