Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле авылы мәчете ун ел иман нуры өләшә

Авылым өстендә моңлы азан тавышы яңгырый башлауга ун ел тулды. Быел, 17 августта, Кәрәкәшледә “Ак мәчет” ачылу уңаеннан, “Иманлы авыл – тарихлы авыл” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды.

Бу көнге авыл иртәсе Кәрәкәшледә Коръән аятьләре белән башланып китте. Мәчеткә бәйрәмгә килүче һәркемне күпереп пешкән төш белән каршы алдылар. Тантананы авылыбызның имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Җәлилов ачып җибәрде. Ул беренче көннәрдән үк мәчет төзелешенә ярдәм күрсәтүче Алена һәм Мөгътәбәр Яркәевларга, бүгенге көнгә кадәр изге гамәлләре, матди ярдәмнәре белән булышучы авылыбыз эшмәкәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Ислам хәзрәт мәчетне төзүче төп химаяче Илһам Хафизовка, үз эшенең остасы Рәкыйп Гәрәевка, шулай ук ярдәм кулы сузган авылдашларына, кардәшләребезгә зур рәхмәт хисләрен белдерде. Авыл үзешчәннәренең салават әйтүләре, шигырь укулары, балалар чыгышы бәйрәмгә матур бер ямь өстәде.

Миләүшә КӘРИМОВА,

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев