Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташкичү авыл җирлегендә үзара салым программасы 100 процентка үтәлгән.

Бу хакта район җитәкчелеге һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре катнашында узган халык җыенында җирлек башлыгы Рамил Вәлиев хәбәр итте.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җитәкчелегендәге очрашу Кече Урыссу мәдәният йортында узды. Гадәттәгечә, авыл җирлеге башлыгы узып баручы елда үзара салым буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты, киләсе елга планнар белән таныштырды. Залга җыелган Ташкичү халкы үзара салым акчасы күләмен дә, аның ни өчен тотылачагы турындагы тәкъдимне дә бертавыштан кабул итте. Күпчелек тавыш белән, бу акчаны обелиск янын төзекләндерүгә тотарга карар кылынды.

Соңыннан район башлыгы районның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә тукталды, залдагы сорауларга җавап бирде һәм активистларга, җирлекнең иң яхшы хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев