Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек бүлеге хезмәткәре тарафыннан бирелгән күрсәтмәсе кысаларында, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Марат Бәдриев тарафыннан Акбаш мәктәбендә планнан тыш күчмә контроль тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында элек бирелгән күрсәтмәнең мәгариф бүлеге тарафыннан тулы күләмдә үтәлүе ачыкланды. Инспектор янгын сигнализациясе автоматик җайланмасының һәм күптән түгел урнаштырылган янгын турында мәгълүматны бердәм диспетчерлык хезмәтенә тапшыруда җаваплы Стрелец-Мониторинг системасының эшләвен тикшерде. Уңай як буларак ул системаның вакытында эшләвен, кире як буларак янгын сигнализациясе автоматик җайланмасы бер шлейфының эшкә сәләтсезлеген билгеләп үтте. "Әлеге кимчелек янгынны иртә стадиядә вакытында ачыклау мөмкинлеген һәм куркыныч факторлар килеп туганчы бинадан кешеләр эвакуацияләнүен тәэмин итми, моның белән янгынның үсешенә булышлык итә, бу кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Мәгариф учреждениесе җитәкчесенә кыска срокларда янгын сигнализациясе автоматик җайланмасының эшкә сәләтлелеген тергезергә кушылды", - дип сөйләде Бәдриев.

Инспектор тарафыннан мәгариф учреждениесенең укытучылар составы һәм тәрбияләнүчеләре белән янгынга каршы инструктаж уздырылды. Аларга янгын куркынычсызлыгы чаралары, норматив документлар таләпләре җиткерелде, беренчел янгын сүндерү чаралары (ут сүндергеч) белән файдалану буенча белемнәре ныгытылды.
Нет комментариев