Сез гәзитне кайсы биттән укый башлыйсыз?
Җәмгыять

Сез гәзитне кайсы биттән укый башлыйсыз?

Байлар авылындагы 2809нчы сайлау участогында безне бер төркем сайлауга килгән апалар каршы алды. Без, редакция хезмәткәрләре, авылда сайлау барышын яктыртырга килгән идек. Һәм, дөресен генә әйткәндә, рәхәтләнеп аралаштык!

Апалар яңа гәзитләр белән танышып, үзара аралашкан мәлгә туры килдек. Күз алдына китерәсезме, без җомга көнне яңа матбугатны тараттык, ә алар инде фикер алыша!
Кем кайсы биттән укый башлый? Барысы да төрлечә булып чыкты. Бер шаянрагы, елмаеп: «Ә мин соңгы биттән укый башлыйм! Миңа исерек килеш йөргән өчен хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр исемлегенә кем эләккәнлеге кызык, иң элек шуны караудан укый башлыйм» – диде.
Икенчесе: «Сканвордларга җавапларыгызны бастырыгыз әле, җавапларын тапмаганнарын карап беләсе килә бит!».  Өченчесе, моңсу тавыш белән, тыл хезмәтчәннәре турында язарга тәкъдим итте һәм Байларда аларның калмавына үкенде. Ә тагын без укучыларыбызга балалар тәрбияләү һәм кешеләр язмышы турындагы мәкаләләр бик якын икәнен ишеттек.
Безнең өчен бу очрашу чын-чыннан «гәзитукучылар киңәшмәсе» булды. Бер күрешүдә шулкадәр файдалы нәрсәләр белдек! Кадерле укучылар, кызыксынуыгыз һәм ачыктан-ачык булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез-безнең өчен иң яхшы киңәшче!
Ә сез гәзитне кайсы биттән укый башлыйсыз? Беренчесеннәнме, соңгысыннанмы? Бу хакта комментарийларда языгыз!


Нет комментариев