Софья Игонина - Русиянең спорт мастеры
Безнекеләрне бел

Софья Игонина - Русиянең спорт мастеры

Йөрәкне ешрак тибәргә мәҗбүр итә торган яңалыклар бар. Русия спорт министрлыгы карары белән Урыссу самбо мәктәбе тәрбияләнүчесе Софья Игонинага «Русиянең спорт мастеры»дигән югары исем бирелде.

Чарадан Фото

Бу  исем - рәсми документтагы бер юл гына түгел, ә якташыбызның көчен, осталыгын һәм какшамас холкын лаеклы тану дигән сүз.

Район гәзитендә Софьяның спорттагы уңышлары турында моңа кадәр дә язып тора идек, һәм бу кызның һәр яңа җиңүе укучыларда һәрвакыт горурлык хисе уяткандыр дип уйлыйбыз. Кичәге юниорканың җилкәләре артында - каты татамида меңнәрчә сәгать күнегүләр, кырыс кагыйдә-тәртипне саклау һәм ныклы холык.

Нәкъ шул мизгелләрдә көрәшче кыз чыныгу алгандыр,ә бит мускуллар тыңлаудан баш тартканда, ә дуэль ахырына кадәр соңгы секундлар калганда бирешмәс өчен каяндыр көч алырга кирәк! Софья шуны исбатлады: тырышлык һәм эшкә бирелгәнлек теләсә нинди биек тауларны яуларга сәләтле.

Безнең самбочының уңышы - ул тулаем бер команданың даими эшенең нәтиҗәсе. Бу спортчының үзенең җиңүе, аның әти - әнисенең горурлыгы һәм, һичшиксез, тәрбияләнүчегә техник яктан гына түгел, бар күңелен салып күнектергән тренеры Хәлил Фәрхетдиновның зур казанышы. Нәкъ менә алар җиңелүдән соң бирешмәскә һәм җиңүләрне лаек рәвештә кабул итәргә өйрәтә.

 Бөтенрусия дәрәҗәсендәге бу алтын медаль -районыбызның горурлыгы өчен сәбәп. Ул тагын бер кат исбат итә: Урыссу тарихы белән генә түгел, кешеләре белән дә дан тота.


Нет комментариев