Республикада яшәүчеләр үзләренең пенсия җыемнарын Социаль фондга ышанып тапшыра ала.
Мондый җыемнар, аерым алганда, 1953–1966 елларда туган ир-атларда һәм пенсияләрне дәүләт кушымта финанслау программасында катнашкан гражданнарда бар.
Страховщикны ике ысул белән алыштырырга мөмкин: күчү турында яки вакытыннан алда күчү турында гариза биреп. Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, гариза бирер алдыннан гамәлдәге страховщикта җыемнар формалаштыруның чираттагы бишьеллык чоры кайчан тәмамлануын тикшерергә кирәк. Бу мөмкин булган финанс нәтиҗәләрен исәпкә алып карар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Вакытыннан алда күчүне рәсмиләштергәндә гражданга тиешле мәгълүмат бирелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм рәсми социаль челтәр аккаунтларында табарга мөмкин: Макс, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен гражданнар бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала — 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе — 24/7 эшли, шалтырату бушлай).
Нет комментариев