Татарстанда СВО ветераннарына айлык акча түләвен гаризасыз билгелиләр
Җәмгыять

Татарстанда СВО ветераннарына айлык акча түләвен гаризасыз билгелиләр

2026 елда сугыш ветераннарына түләү күләме 4 838,63 сум тәшкил итә

Шул ук вакытта сугыш ветераныннан (яки аның законлы вәкиленнән) гариза нигезендә ААТ (айлык акча түләвен) билгеләүнең элеккеге тәртибе дә саклана. Айлык акча түләвенә хокук сугыш ветераны таныклыгы бирелгән көннән барлыкка килә. Акчаның фактик күчерелү датасы сайланган тапшыру ысулына бәйле. Түләүне банк счетына яки почта элемтәсе оешмасы аша алырга мөмкин.

Айлык акча түләве составына социаль хезмәтләр җыелмасы керә.

«Безнең өчен ветераннарның тиешле дәүләт ярдәмен вакытында һәм өстәмә кыенлыкларсыз алуы мөһим. Түләүне автоматик билгеләү документлар җыю һәм аны рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итү кирәклеген бетерә. Барлык кирәкле мәгълүмат Отделениегә ведомствоара үзара эш итү кысаларында килә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды Отделениесе идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстан Республикасы буенча СФР Отделениесенең социаль ярдәм чаралары, түләүләре һәм хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм рәсми аккаунтларда: Макс, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен гражданар бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар — 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).

Фото: © «Татар-информ»


Нет комментариев