Колхоз тормышыннан качтым
Безнең ветераннар

Колхоз тормышыннан качтым

Күптән түгел тыл хезмәтчәне, сугыш чоры баласы Варвара Алексеевна Щербинина 97 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Олы яшьтәге ханымны район җитәкчелеге исеменнән  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов котлады. Ул ветеранга Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның адреслы хатын тапшырды. Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгыннан мондый шәхси котлаулар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм фидакарь хезмәтләре илне сугыштан соң тергезүгә зур өлеш керткән тыл батырларына тапшырыла. Зур әһәмияткә ия документ белән бергә Сергей Рузанов Варвара Алексеевнага азык-төлек тупланмасы, чәчәк бәйләме тапшырды, сәламәтлек һәм озын хәерле гомер теләде.

 <>

Җитештерү тармагы ветераны әлеге хөрмәткә тулысынча лаек. Ул Башкортостанның Шаран районы Загорные Клетья авылында, тугыз балалы гаиләдә туа. Варвара сабыйларның иң кечесе була. Сугыш һәм сугыштан соңгы кырыс елларга карамастан, гаилә ачлыкны бик татымый: сыер асрыйлар, зур яшелчә бакчасы, терлек тоталар. Кыз кечкенәдән үк хезмәттә чыныгып үсә. Кырда эшли, колхозда атлар җитмәү сәбәпле, үгезләр тарту көче булып хезмәт итә.

Шул үзезләрнең берсендә Варя күрше Бурсык авылына сөт ташый. Берчак Сөн елгасы яныннан узган мәлдә үгез кинәт тәртәләре белән бергә суга сикерә. Малкай беркетелгән тимер чакма арбада кала. Варя үзе дә арбада. Үз күзләренә ышанмый кыз, һушына да киләлми - үгез аны да суга өстерәп төшерә алыр иде бит. Ярый әле арттан авыл советы рәисе килгән чак, үгезне чыгара ул ниһаять.  Иртәгәсен кызга күнегелгән, күндәмрәк  атны бирәләр. Ихтимал, сакчы фәрештә  коткаргандыр  Варяны…

- Ә кызлар, егетләр эштән соң очраша идеме соң? - дип сорыйм чал чәчле ападан.

 - Бәй, нигә очрашмасын?! - дип гаҗәпләнә ул.

- Клуб, гармунчы да бар идеме?

- Клуб юк, ә менә гармунчы бар иде. Өйләрдә очраша идек.

- Биедегез дәме?

- Әлбәттә! Яшь, дәртле чак иде бит…

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Варвара Алексеевна Урыссуга әнисе белән бергәләп, инде монда төпләнеп өлгергән апасы  артыннан күчеп килә. Колхоз тормышыннан качтым, ди һич яшермичә. Башта ДОКта, аннары Нефть базасында эшкә урнаша. Шунда ук ире Василийны очрата, бергәләп ике ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, каты авыру улларын инде олы яшькә җиткәч әниләреннән тартып ала. Бүген исә ветеран туган тиешлесе хәстәрендә гомер кичерә.

… Варвара Алексеевнаның тормыш тарихы-тулы бер буын елъязмасы. Ул буын  өлешенә авыр хезмәт тә, югалтулар хәсрәте дә, кечкенә нәрсәгә  шатлана белү дә туры килгән. Барлык сынауларны үтеп,  күңел җылысын һәм гаҗәеп ныклыгын саклап калган хөрмәтле якташыбыз.


Нет комментариев