2026 ел ахырына агротехнология класслары Татарстан Республикасының 28 муниципаль районында эшли башлаячак, ә укучыларның гомуми саны 1940 кешегә җитәчәк.
Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Проектның максаты — мәктәп укучыларында агросәнәгать комплексы һөнәрләренә кызыксыну уяту һәм тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү: агрономнардан һәм зоотехниклардан алып инженерларга һәм азык-төлек производствосы хезмәткәрләренә кадәр. Эш Россия Президенты Владимир Путин карары белән башлангыч алган «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында алып барыла.
«Агротехнология классы мәктәп укучыларына тармак белән практика аша танышу мөмкинлеге бирәчәк: тәҗрибәләр үткәрү, заманча җиһазлар белән эшләү, үз проектларын эшләү һәм предприятиеләр белгечләре белән аралашу. Монсының барысы да балаларга үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күрергә, сәләтләрен ачарга һәм киләчәк һөнәрне сайлауга аңлы рәвештә якынлашырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Программа 2025 елда башланды: ул вакытта ТРның 14 муниципаль районында 42 агротехнология классы эшли башлады, аларны булдыруга 17 инвестор кушылды. Быел проектның колачы ике тапкырдан артык үсте — 25 муниципаль район территориясендәге 35 мәктәптә 89 класс ачылды, ә катнашучы компанияләр саны 32гә җитте.
Мәктәп укучылары АПКның соралган юнәлешләрен үзләштерә: нәтиҗәле терлекчелек һәм заманча азык, үсемлекләр генетикасы һәм селекциясе, агроинженерия, чәчәкчелек, кошчылык, биотехнологияләр һәм азык-төлек производствосы.
Фото: © Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Нет комментариев