Без сезнең белән, геройлар!
СВО

Без сезнең белән, геройлар!

Ютазы районы Казан госпитальләрендә дәваланган СВО яугирләренә булыша.

Фото с мероприятия

13 ноябрь көнне аппарат җитәкчесе Марьяна Вәлиуллова җитәкчелегендәге  Ютазы районы делегациясе Казан шәһәренә юлланды.

Делегация вәкилләре РФ оборона Министрлыгы хәрби госпиталендә һәм Марат Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә булды. Кече ватан һәм әлеге вакытта аеруча игътибарга мохтаҗ якташларыбыз арасында чын мәгънәсендә үзенчәлекле күпер салынгандай тоелды. Очрашуның төп максаты хәрбиләргә теләктәшлек күрсәтү,  хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт белдерү һәм яралардан тернәкләнү чорында бераз гына булса да рухи җылылык бүләк итүдән гыйбарәт иде. 

Хастаханәләрдә чын-чынлап бәйрәм мохите хакимлек итте бу мизгелләрдә. 7 нче санлы хастаханәдә безнең район мәдәният йорты артистлары башкаруындагы лирик композицияләр, туган як турындагы җырлар ару-талудан һәм авыртынулардан иң яхшы сихәт-дәва булды. Күпләре култык таякларында хәрәкәтләнергә мәҗбүр булган яугирләр һәр чыгышны көчле алкышларга күмде, карашларында исә чиксез рәхмәт хисе чагылды. Батырлар арасында якташыбыз Эдуард Фәйзрахманов та бар иде.

Хәрби госпитальдә  артистарыбыз янә  шул ук программа белән чыгыш ясады. Әлеге концерт гадәти тамаша гына түгел, ә бәлки яугирләрне өйләрендә сагынып көтү, ихлас ярату, чиксез горурлык хисе кичерү билгесе. Сәфәр гамәлгә ашсын өчен хакимият һәм район ветераннар советы, иҗтимагый берлекләр шактый тырышлык куйды.  Делегация вәкилләре арасында район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, “Геройлар Тавышлары” хәрби хәрәкәтләр ветераннары патриотик клубы активистлары һәм мәдәният йорты артистлары бар иде.

Район ветераннар советы һәр хәрбигә исемле татлы күчтәнәч, зур сөю тойгысы белән тупланган посылкалар тапшырды. Район укучылары тарафыннан әзерләнгән хатлар исә аеруча куаныч өстәде. Балалар үз хәбәрләрендә  яугирләргә батырлыклары өчен тирән рәхмәт белдерә, тиз арада сихәтләнүләрен тели. Хәрби госпитальдә генә дә дә әлеге чорда 150гә якын солдат дәвалана. Моннан тыш район хакимияте тырышлыгында госпиталь карамагына гуманитар йөк, ветераннар советыннан авыр хәрәкәтләнүчеләр өчен бер коляска тапшырылды. 

Мондый очрашулар фронт һәм тыл, госпиталь палата һәм туган йорт арасында үзенчәлекле элемтә ролен үти. Таныш йөзләрне күрү, туган телеңне, үз төбәгең җырларын ишетү арытаба көрәш өчен көч-куәт туплау дигән сүз ул. Ютазы районы кабат шуны исбатлады: үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Ил сакчыларыбыз белән ихлас горурланабыз, егетләребез сихәтләнү юлындагы һәр адымында туган төбәк ярдәмен, хуплавын тойсын өчен барысын да эшләргә омтылабыз. Өйләренә яугирләр чын геройлар булып кайтсыннар, ә без аларны киң колач җәеп каршы алачакбыз!


Нет комментариев